Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!
Шунысы кызык, фермер продукциясенә ир-атларның һәм хатын-кызларның карашы төрлечә. Татарстанның эре шәһәрләре хатын-кызлары фермер товарларын ир-атларга караганда уңайрак бәяли һәм фермерлардан сөт продуктларын ешрак сатып алалар, ә ир-атлар ит һәм ит эшләнмәләрен ешрак сатып алалар.
«ПромРейтинг» агентлыгы аналитиклары җирле фермер продукциясен сатып алу һәм куллану темасы буенча Татарстанның 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләрендә яшәүчеләрдән сораштыру нәтиҗәләре буенча әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Сораштырудан күренгәнчә, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Зеленодольск халкы фермер продуктларын сатучы белән шәхси мөнәсәбәтләргә казанлыларга караганда күбрәк игътибар бирәләр. Шул ук вакытта ТР башкаласында яшәүчеләр, республиканың башка эре шәһәрләрендә яшәүчеләр белән чагыштырганда, фермер продуктларына уртача начаррак һәм талчыграк карый.