Арча каһарманнарын онытмый

2020 елның 11 декабре, җомга

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Ел да бу көнне мәктәпләрдә очрашулар, батырлык дәресләре һәм башка төр чаралар үткәрелә

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре (җитәкчесе Миләүшә Фәрхуллина) Арчаның икенче мәктәбе укытучылары белән берлектә “Геройлар урамы” проекты кысаларында “Геройлар даны белән горурланабыз” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Һәлак булганда егеткә 20 яшь тә тулмаган була. Армиядән ул берничә хат язарга гына өлгерә. “Борчылма, юксынма, елама, әни. Куркырлык урын юк. Көт, мин кайтырмын”, – дип яза ул. Һәр хаты “Тиздән очрашканга кадәр”, – дип тәмамлана. Очраша ана белән бала, тик... үзе белән түгел... Цинклы табутта аның гәүдәсен генә алып кайталар. 

Танк ротасы хәрби хәрәкәт булган урынга юл тота. Колонна алдыннан барган танкта Марат Лотфуллин була. Танк минага эләгә... Экипаж аны төзекләндерергә дип тышка чыга. Марат автоматтан атып игътибарны үзенә юнәлтә. Шунда авыр яралана һәм ... һәлак була.

Икенче мәктәптә музейда Марат Лотфуллинга багышланган почмак бар. Анда үз героебыз белән якыннан танышырга була. Аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Арча станциясендәге бер урам Марат Лотфуллин исемен йөртә. Мәктәп Мараты белән горурлана. Ел да аның истәлегенә кичә оештырыла.

– Геройлар көне уңаеннан мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Сәйфуллина ярдәме белән оештырылган чарада яшь армиячеләр (җитәкчеләре Илдус Әскәров), барабанчы кызлар (җитәкчеләре Алинә Мөхәммәтгалиева) катнашты. Аны музейдан башлап җибәрдек. Музей белән  җитәкчесе Наилә Прыткова таныштырды. Марат Лотфуллинны һәм башка геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, – диде күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова.

Соңыннан 5Б сыйныфында видео тәкъдир итү белән тематик кичә үткәрелде. Анда әфганчы Радик Җамалиев та катнашты. Ул Әфган сугышының хәтеренә уелып калган мизгелләре турында сөйләде.

Әнә шундый матур да, истәлекле дә кичәнең шаһит-лары булды бишенче сыйныф укучылары.   Икенче мәктәпнең үз герое бар – шушы мәктәптә белем алган, Әфганстанда хезмәт иткән вакытта батырларча һәлак булган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Марат Лотфуллин ул.

 

9 декабрьдә Арчада Ватан Геройлары көне уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев шәһәр үзәгендәге Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Район башлыгы Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманованың өендә булды, аны истәлекле көн белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Стелла Габдрахманованы шулай ук хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та котлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International