ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

Нәрсә ул бәхет? Менә шушы ул бәхет: тигезлек белән гомер итү, игелекле балалар үстерү һәм олыгайган көндә балалар куанычы белән яшәү

Аларның язмышын сәүдә бәйләгән. Югары Аты авылы егете Әгъзам Шиһабетдиновның райпода эшләгән вакыты. Бервакыт ул кибеттә эшләгән Ленира исемле яшь кызны күреп ала.

Тылдагы тормышны чагылдырган китап битләрендә Арча районы да лаеклы урынын алган.

Арчага Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Дәүләт архивы тарафыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен өчен! 1941-1945” (“Татарстан: все для фронта, все для Победы!1941-1945”) дип исемләнгән китаплар кайтып җитте. Алар Арчаның 6нчы мәктәбендә тантаналы рәвештә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, Арча үзәк китапханәсенә тапшырылды.

Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар

Янгыннар турында язып утырганда Түбән Атыдан кызыклы бер хәбәр килеп иреште. Фотосын да салганнар. Киттек шунда!

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында тантаналы утырыш булды. Видеоутырышны район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашында карадык.

Ул Татар Үзәк Башкарма Комитеты органнарының оешуына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм водомстволар җитәкчеләре, ветераннар катнашты. Эшлекле визит белән Казанга килгән  Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай ук утырышта булды.

Шушы көннәрдә бер авылда гаҗәеп хәлгә тап булдым мин. Бу авылда йортлар да юк, бер генә кеше дә очрамады

Ә мин үземне гөрләп торган авылда кебек хис иттем, кешеләре дә бар да шунда кебек тоелды...

“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов белән печән басуларында булдык, матур булып үсеп килгән игеннәрне карап үттек

– Кайчандыр монда Яңа Әтнә дигән авыл бар иде, – дип әйтеп куйдым. – Анда кырык еллап элек булган бар иде.

Узган гасырның җитмешенче, сиксәненче елларын кайбер сәясәтчеләр торгынлык еллары дип бәяләсәләр дә, халык хәтеренә иң тотрыклы чор булып кереп калды алар.

Чыннан да, өс бөтен, тамак тук, иртәге көнгә ышаныч зур. Бар кеше эшкә бара, хезмәт хакы ала, мәктәпне тәмамлагач балам кая урнашыр икән дип кайгырасы юк. Югары уку йортына кемнәр китәсе икәнлеге мәктәптә үк билгеле. Калганнар техникумга, училищеларга юл тота, кемнәрдер сыер савачак, тракторда эшләячәк.

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров берәр кызыклы хәл булса, шалтыратмый калмый.

Бу юлы да шулай булды.

– Урмандагы умарталыкта умарта астында бер кыр үрдәге оя ясавы турында сөйләгәнем бар иде инде, – диде ул. – Быел ул анда күренмәде. Беркөн малай печән чапкан, чалгы алдыннан гына бер үрдәк очып чыккан. Малай ул тирәдәге үләнне чапмый калдырган.

Каргалы авылында Вафа дигән бик мәзәкчән кеше яшәгән.

Бервакытны Вафа абый хастаханәдән кайта. Чиләкләр алып коега суга чыга. Күршесе:

– Сугамы, Вафа абый, – дип сорый.

– Сугуын сукмый, әмма теленә чыдап булмый, – ди Вафа абый мыек астыннан елмаеп.

– Исән-сау кайттыңмы? Өйдә тәртипме, тынычлыкмы?

Бүген Татарстанның Лаеш районында Идел буеның иң күләмле агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне-2020" эшли башлады.

Чарада үзмәшгульләр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары үз продукциясен алып килде. Күргәзмәдә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан барлыгы 200ләп экспонент катнаша.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстанда кыр көне – 2020 күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында терлекчелек буенча белгечләр белән түгәрәк өстәл үткәрде. Катнашучылар терлекләрне идентификацияләүнең актуаль мәсьәләләре, сөт терлекчелегендә прогрессив мәгълүмати технологияләр кертү, терлекләр үрчетүнең нәтиҗәлелеге, терлекләрне ашату һәм тоту технологиясе, шулай ук тармак өчен аеруча актуаль булган башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International