Татарстанга хезмәт итәрмен!

2020 елның 3 июле, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында тантаналы утырыш булды. Видеоутырышны район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашында карадык.

Ул Татар Үзәк Башкарма Комитеты органнарының оешуына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм водомстволар җитәкчеләре, ветераннар катнашты. Эшлекле визит белән Казанга килгән  Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай ук утырышта булды.

 1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты ТАССРның Вакытлыча революцион комитетына власть вәкаләтләрен тапшыра. Аны Сәхиб-Гәрәй Сәид-Галиев җитәкли. Яшь республиканың башкарма властеның беренче органнары барлыкка килә. Бу тарихи көн белән Дәүләт Советы исеменнән парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны котлады. Татарстанлыларны юбилей белән Россия Президенты Владимир Путин котлады. Котлау телеграммасын РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды. Телеграммада Татарстан лидерларның берсе булып тора, диелгән иде. Ул шулай ук Татарстанны уңай яктан билгеләп үтте.

Утырышта катнашучылар Татарстанның тарихын, үткән юлын күздән кичерделәр. Тарихи шәхесләр искә алынды. Татарстанны җитәкләгән лидерларны ихтирам белән атап үттеләр. Ахырдан Президент  Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре – “ТАССР оешуга 100 ел” дигән медальләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанда төзелеш министры булып эшләгән һәм бүгенге көндә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да бар иде. Президент медальне күкрәгенә таккач, Марат Хөснуллин: “Татарстанга хезмәт итәрмен!” – дип сүз бирде.

 

Румия Саттарова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International