ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, алдагы атна – киң күләмдә күпьеллык үләннәрне җыю чоры. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне продуктив кышлату өчен шартлыча 1 баш терлеккә 30 центнер азык кирәк булачак.

Сезне социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм армый-талмый хезмәт иткәнегез, ярдәмгә мохтаҗларның күңелләрен җылыта алуыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган һәм дәүләт ярдәменә һәм кайгыртуына мохтаҗ булган гражданнарга ярдәм итүгә багышладыгыз. Социаль хезмәткәрләрнең битараф булмавы, мәрхәмәтлелеге, сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчеллеге – еш кына якланмаган кешеләрнең соңгы өмете булган төп сыйфатлары әнә шул. Сезнең ярдәм белән өлкән кешеләр, инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм киләчәккә өметләнү һәм ышану мөмкинлегенә ия булалар.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, районыбыз халкы өчен уңышлы хезмәт итүегезне телим! Авыр хезмәтегез өчен бүләк булып Игелекле сүзләр һәм рәхмәтле елмаюлар булсын!


5
июнь, 2020 ел
җомга

Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Җәй” үзәге  балаларның җәйге ялын оештыру буенча кайнар линия эшләтеп җибәрделәр.

 @minmol_rt һәм @rc_leto 2020 нче елда балаларның җәйге ялын оештыру буенча кайнар линия эшләтеп җибәрделәр.

⠀8 (843) -207-28-73 һәм 8 (953) -999-10-59 номерларына шалтыратып, Сез балаларны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә кагылышлы сорауларыгызга тулы мәгълүмат ала аласыз: балаларны йөртү үзенчәлекләре, балалар лагерьларына юлламалар алу тәртибе һ.б.

⠀Кайнар линия белгечләре көн саен 8.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр төшке ашсыз һәм ялсыз эшлиләр.

⠀Исегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтү буенча Россия Федераль хезмәтенең фаразлары буенча, балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сезонны ачу 1 июльгә планлаштырылган.

⠀# бердулкында # яшьләрвакыты # татарстаняшьләре#бергәбулдырабыз#

Арча районы аграрчылары үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тәүлеккә  тулаем 200 тонна  сөт савып алу чиген узып  киттеләр. Бу рекордка район тарихында беренче тапкыр ирешелде һәм бу Татарстанның сөт терлекчелеген үстерүгә зур өлеш кертү булды.

Арча районында терлекчелекне үстерүгә сөт җитештерүдә күпьеллык традицияләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мәс., «Игенче» А/Ф ҖЧҖ тәүлеккә 21 тоннадан артык сөт сава (2019 елга карата 6,1 тонна артык), “Ак Барс” АК ҖЧҖ - 23 тоннага якын (2019 елга карата 11,3%), «Возрождение» А/Ф ҖЧҖендә - 17 тонна, «Северный» АХП ҖЧҖ - 16,9 тонна, «Кырлай» А/Ф ҖЧҖендә - 16,9 тонна, «Ватан» А/Ф ҖЧҖендә - 13,1 тонна, «Ашыт» ҖЧҖендә - 9,2 тонна, «Заря» А/Ф ҖЧҖендә - 7,9 тонна.

Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренче тапкыр 200 тонна көнлек сөт савып рекорд куйды!

Әлеге шатлыклы вакыйга авыл халкының фидакарь хезмәте, терлекчелектә максатчан, системалы эш алып бару нәтиҗәсе. Районның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм барлык агрофирмалар шушы зур җиңүгә ирешүдә үзләреннән зур өлеш кертте. Сезнең көндәлек тырыш һәм фидакарь хез-мәтегез олы хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә лаек. Бу һәрберебезнең зур җиңүе!

Сезгә чын күңелемнән яңа җиңүләр һәм уңышлар,  сөт савуда югары нәтиҗәләргә ирешүегезне, тынычлык һәм иминлек телим!

Арча муниципаль

район башлыгы                                                                    И.Г.Нуриев

Берничә көн элек кенә үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалык җитәкчеләренә: “Егетләр, 200 тоннага чыгар өчен дүрт тонна гына калды, тырышыйк!” – дигән иде.

Ниһаять, 3 июньдә терлек-челәребез бу биеклекне дә яулады. Моннан өч ел элек “Вамин”нан калган хуҗалыклар базасында ун яңа хуҗалык төзелде. Бик таушалган хәлдән күтәрә башларга туры килде аларга терлекчелекне. Әле ул чорда тәүлеклек савымны бу күләмгә җиткерү матур хыял кебек кенә иде.

Соңгы елларда хуҗалык-ларда нәсел эшенә, терлек азыгы әзерләүгә ныклы игътибар бирелә башлады. Бозауларга, таналарга караш тамырдан үзгәрде. Җитәкчеләр, белгечләр белән алдынгы тәҗрибәне өйрәнү җайга салынды. Алар Россия төбәкләренә генә түгел, чит илләргә дә барып кайттылар. Семинарлар, укулар оештыруның да файдасы зур.

Көчле тракторлар белән җир эшләре башкаралар. Ташкичү янындагы тирән елга аша әйләнеп үтү өчен күтәртелгән юлга таш салалар. Димәк, биредә юл эше озакка сузылачак. Кызыксынып, “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

– Биредә өч еллык программа буенча эш бара. Барлыгы 9 километр 200 метр арада. Узган җәй Яңа Кырлай чатыннан Яңа Кенәргә таба 2 километр 200 метр ара эшләнде. Быел Ташкичү чатыннан Арчага да 4 километр 400 метр юлга асфальт түшәләчәк. Икенче елга шуларны тоташтырачакбыз, ягъни 2 километр 500 метр арага асфальт түшәү планлаштырыла. Объектның бөтен бәясе 260 миллион 679 мең 350 сумлык. Узган ел 50 миллион сумлык эш башкарылса, быел ул 100 миллион сумга төшәчәк, – диде ул.

– Юлның ике ягыннан кырыйдагы балчык алынган. Юл киңәйтеләме әллә?

Яңа Кенәр мәктәбенең  җиденче сыйныфын тәмамлагач укуын дәвам итмәкче була ул. Әмма моның өчен 150 сум акча түләргә кирәк. Бу чор  өчен зур акча, түләү мөмкинлеге юк. Бишенче сыйныфтан ук авылда каникул вакытларында хат ташучы хезмәтен башкарган була. Хәзер әлеге эшкә ныклап тотына.

– Сугыш башлангач фронттан килгән хатларны укып бирү дә минем өскә төште, – дип искә алды Сәгъдулла абый. – Иң авыры авылдашларның һәлак булуы яки хәбәрсез югалуы турындагы хатларны уку иде.

Авылда һәр кеше исәптә вакыт. Сәгъдуллага радиомонтер хезмәтен дә йөклиләр.

Урып-җыю чорында тырышып эшләп беренче урынны алган өчен Минсабир Әкбәровка бүләккә кос-тюм-чалбар, башкаларга галош бирәләр.

Иске Кырлайдан ул. Сугыш башланганда аның ни икәнен дә аңлап бетермәгән 12 яшьлек яшүсмер генә була. Абыйсы фронтка китеп, ике баласын ятим итеп яу кырында ятып кала. 7 сыйныфны тәмамлауга өлкәннәр белән бергә тормыш йөген тарта башлый.

– Ике ат җигеп чәчү чәчәргә куштылар. Бригадир Нотфулла абый атлар алып килеп, камыт киертеп, өйрәтеп бирде. Үземнән булмады, чөнки бик кечкенә, көпчәк артыннан күренми дә идем. Шулай да әйбәт эшләдем, мактап кына тордылар. Бервакыт Пошалым юлы өстендә чәчү чәчәм. Бер ат килеп туктады. Миңа кул селти. Район башлыгы булып чыкты. “Нишләп йөрисең?” – ди.  “Чәчү чәчәм”, – дим. Кем кушты, дип сорый бу. Бригадир, дим. Атларны тота аламы, читкә китмиләрме, дип карап та барды әле. Аннан күтәреп чәчкеч өстенә утыртты да: “Төшмә, шунда гына утырып йөр, югыйсә, күмелеп каласың”, – дип китеп барды. Лобогрейка белән уракка да чыктым әле. Кайда яхшы эшче кирәк, синең абыең эшли иде, дип шунда куштылар, – дип сөйләп китте Минсабир абый.

Газета укучыларыбыз кызыксына. Путин әйтте...

Эшләүче пенсионерларның да пенсияләре индексацияләнәчәк дигән сүзләр йөри. Матбугатта да бу турыда телгә алдылар.

Утсыз төтен булмый дигәндәй, 2020 елның 15 гыйнварында Владимир Путин Федераль җыелыш алдында ясаган чыгышында илнең төп законы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертергә кушты. Яңалыкларның берсе – “...законга лаеклы пенсия белән тәэмин итү прин-ципларын беркетергә. Монда пенсияләрне даими рәвештә индексацияләүне куллану күздә тотыла”, – диде ул.

Газета укучыларыбыз кызыксынып тора. “Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексация-ләнү турында яңалыклар юкмы? Путин әйтте бит...”, –диләр. Путин әйткәннәр тормышка ашып бара. Бәлки... Без бу турыда Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International