ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2020 ел
җомга

Бу хәбәрне ишеткәч аптырап калдык. Ничек инде  өч ел дәвамында уңышлы гына эшләп килгән, төзекләндерү эшләре алып барып, бинаны эчтән дә, тыштан да яңартуга үзеннән зур өлеш керткән, тырышып, интернат йортта яшәргә мәҗбүр булган апа, абыйлар белән бергә кайгырып, шатланып, алар өчен җан атып йөргән җитәкче эшеннән киткән? Ни сәбәпле?

Күп тапкырлар картлар йортында булганыбыз, Гөлназ ханым белән очрашканыбыз бар. Өлкәннәр аны ихтирам итә, үткән-барганда ихтирам белән карый, кулларыннан тотып рәхмәт әйтә. Гөлназ ханым үзе дә яннарына барып аркаларыннан сөеп китә, хәлләрен сораша, бөтенесенең язмышы белән кызыксына, күңелләрен күрергә тырыша. Өлкәннәрдә сабыйлар акылы була, диләр. Тик торганда гына өлкәннәрнең мәхәббәтен яулап булмый.

Татарстанда узган санитар-экология икеайлыгы барышында республиканың күпчелек районнарының башкарма комитетлары ачыкланган хокук бозуларга оператив рәвештә җавап биргән һәм чүплекләрне вакытында юк иткән. Бу хакта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чисталык буенча икеайлыкка багышланган брифингта хәбәр итте. Икеайлык дәвамында чүплекләрне бетерүнең 100 процент күрсәткечләре булган муниципалитетлар арасында Арча районы да бар.

Калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле барлык ачыкланган хокук бозулар “Экологик карта” — www.ecokarta.tatar.ru геомәгълүмат системасына (ГИС) кертелгән. Бөтен мәгълүмат онлайн-режимда бар, диде министр. Республика халкы җәмәгать контроле эшендә актив катнаша икән. Шулай ук “Мәктәп экопатруле” кушымтасыннан “Халык контроле” системасына килгән мәгълүмат аша да шактый чүплекләр фаш ителгән.

Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан яңа туган балаларга, яшь әниләргә карата игътибар артуы сизелә. Бу аеруча гаилә өчен мөһим булган акча түләү мәсьәләсенә бәйле.

Дәүләт акчасына ия булган яшь әти-әниләрнең кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, берсе дә канәгатьсезлеген белдерми, дәүләтнең яшь гаиләләргә йөз белән борылуына рәхмәтен генә җиткерә.

Зөһрә белән Рамилнең гаилә корып яши башлавына августта 4 ел була. Гаиләнең бәхете булып, әти-әнисен, әбисен куандырып 1 яшь тә 4 айлык Данир үсеп килә. “Бала тугач ай саен 8900 сум түләнсә, быел түләү арткач 9300 сум ала башладык. Хөкүмәтнең яшь гаиләләр өчен чыккан программаларына бик шат без. Ул акча безнең гаилә өчен бик зур ярдәм. Ай саен көнен авыштырмыйча күчкәч, аласы әйберләрне, гаилә бюджетын планлаштырганда да ышанычлы. Акча улыбызга өч яшь тулганчы түләнәчәк”, — ди Зөһрә.

Кемдер планетабызда җылыну, кемдер салкынаю процессы бара, дип ышандырырга тырыша. Мин үзем шаһит булган соңгы 45–50 ел эчендәге үзгәрешләргә генә тукталып үтәм.

Адәм баласы тыкшынмаса табигать үзен үзе чистарта, сәламәтләндерә ул. Табигатьтә бар нәрсә үз урынында, әгәр чылбырның бер буыны  өзелсә, бар тәртип ычкына дигән сүз.

Без малай чакта җәен су буеннан кайтып керми идек. Тегермән буалары ташулардан соң буып куела, ярлар су белән тула. Андагы балык! Яз көне боз киткәнне карарга бар халык җыела.

Язгы ташулар һәр елны елгаларны ләмнән чистарта, тирәнәйтә иде. Балык күле, Көтек буалары төзелгәч елгалар саегып калды, язгы ташулар, боз китүләр юк хәзер. Су буйлары “Коенырга ярамый!” дигән кисәтү язулары белән тулды. Сай су тиз пычрана, сасый, бака күленә әйләнә. Көтек буасында пляж төзү дигәне дә акчаны суга салу гына булып чыкты.

98 яшьлек Өммеһани апа Галиева сугыш елларының һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли. Тик... искә аласы гына килми.

 – Әти, өч энем фронтка киттеләр. Һәр гаилә якыннарын озатты. Озак көттермичә кайгылы хәбәрләр дә килә башлады. Безнекеләр исән-сау кайттылар, анысы. Бер абый гына каты яраланган иде,  – диде Өммеһани апа. – Тылдагыларга да җиңел түгел иде. Мине комбайнга утырту өчен укырга җибәрергә булдылар. Сугыш озакка сузылмас дип бармаска тырышкан идем, барып чыкмады. Мин үзем Наласадан. “Сталин” колхозы иде ул чакта. Үзебездә дә, башка колхозларда да эшләргә туры килде. Өч кыз штурвалдан күренми дә идек. Комбайнны тракторга тагып суктырдык. Кабызып булмый, кире бәрә иде. Кулларны авырттырып бетердек. Бервакыт янгын да чыкты әле. Бригадирдан эләкте инде. Арчага запчастька бардык, юк, диделәр. Ә урырга-сугарга кирәк бит.

Мәсәлия апа 1941 елны туган бала. Әле яши генә башлаган сабый да ачлыкның ни икәнен белергә өлгерә.

– Мин декабрь аенда туганмын. Әти сугышка киткәндә: “Кыз бала туса, Мәсәлия исеме кушарсың”, – дип әйтеп калдырган. Озакламый әтинең һәлак булуы турында хәбәр дә килгән. Балтач кешесе белән бергә сугышкан ул. Безнекеләргә барып әйт, дигән. Әни үзе Балтачка барып, ул солдат белән очрашты. Шулай гомер буе әти, дип әйтергә тилмереп үстем мин, – диде Мәсәлия апа Нотфуллина. – Үземне белә башлаганнан алып яланаяк басудан черек бәрәңге җыеп йөрдек. Әни шуннан ашарга пешерә иде. Ул черек бәрәңге тәмам аңгырайтты инде, әйтеп торасы да килми. Әле ике апам да бар иде. Алар вафат инде.

Юл һәлакәтләрендә кешеләр үлеменең бер сәбәбе – исерек килеш руль артына утырып транспорт чарасы белән идарә итү.

ЮХИДИ бүлекчәсе, полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә эш алып бара. “Тоннель” операцияләре дә күп очракта шушы теманы үз эченә ала. Штрафлары да зур. Кызганыч, алкогольле эчемлек кулланып юлга чыгучылар саны кимеми. Соңгы вакытта булган аварияне генә искә төшерик. Исерек шофер ике машинаны бәрдерде. Бер гаепсез яшь егетнең сәламәтлегенә зыян килде. Аңа кадәр булган аварияләрне дә хәтерлисездер. Барысы да шул  эчкә яшел елан керү нәтиҗәсендә.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн. сумы (58%) федераль бюджеттан бүлеп бирелде.

Конкурска кертелгән 50 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Татарстан Республикасының 17 муниципаль районының 25 крестьян (фермер) хуҗалыгы грантка ия булдылар һәм якын арада үз гаилә фермаларын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга керешәчәкләр.


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноградны ияратып үстерә башлады. Әмма безнең шартларда күпчелек очракта ул өлгереп җитми яки аның җимеше әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү – үзе бөтен бер фән. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә берничә гади киңәш әзерләде, алар буенча мул, ә иң мөһиме - татлы виноград уңышын алырга мөмкин.

Татарстанның тәҗрибәле вионградчылары кар эрүгә үзләренең виноград куакларын махсус материал белән каплыйлар. Болай иткәндә, алар өчен кыраулар да куркыныч түгел, шулай ук өстәмә үрмә чыбыклары да тизрәк үсә. Май азагында - июнь башында виноградны ничек карарга кирәклеге турында эксперт Рөстәм Гомәров сөйли.

Районда автобуслар элеккечә йөреп тора. Арчадан Казанга йөрүче электричка расписаниесе дә 1 июньнән үзгәргән

2020 елның 1 июненнән Россиядә, шул исәптән Татарстанда нинди үзгәрешләр керде?

Иң элек без Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы бүлек җитәкчесе Эльвира Сальковага мөрәҗәгать иттек.

– Татарстанда коронавирустан саклану чаралары буенча әлегә үзгәрешләр юк, – диде Эльвира Валентиновна. – Үзизоляция режимы дәвам итә.

Димәк, җәмәгать урыннарында битлек, перчатка кияргә кирәк. Һава суларга чыгарга рөхсәт булса да, стадион, паркларга бару, тренажерларда шөгыльләнү, балаларның әти-әниләрдән башка урамга чыгуы, күпләп җыелу тыела. Кибет, даруханәгә һ.б. бина эченә кергәндә һичшиксез битлек һәм перчатка киярәк кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International