ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

Арча станциясендә яшәүче Госман Габдерәхимов Суслонгерда булган, сугышта катнашкан, гомер буе укытучы булып эшләгән

1943 елда Госман абый 10нчы сыйныфны тәмамлый. Сугышка повестка да озак көттерми. Әнисе аны: “Алдыңны-артыңны карап йөр, тәртип бозма, безнең йөзгә кызыллык китермә”, – дип озатып кала.

Госман Габдерәхимов Суслонгерга эләгә. Андагы хәлләрне сөйләп бетерә алмый. “Беткә түзәрлек түгел. Ач. Ашарга өч тапкыр бирәләр. Иртән уч төбе кадәр ипи белән чәй, көндез бер сынык ипи белән тагын чәй, кич кәбестә шулпасы. Озын землянкаларда яшибез. Уртада тимер мич. Чүплеккә чыгарып ташлаган бәрәңге кабыклары, балык кисәкләре тапсак, шул мичкә ябыштырып торып ашыйбыз. Алты тапкыр әни белән апа килде. Башта командирны бәхилләтәләр. Тегесе мине чыгарып сөйләштергән була. Алар алып килгән әйберләрне каптеркага куясың, икенче көнгә юкка чыга. Әйтергә ярамый, анда ефрейтор да үзен әллә кем итеп куя. Артыңа тибеп, җирдә үрмәләтеп йөртәләр. Дөресен әйткәнгә – гауптвахта.  Авыллардан килгән таза егетләр ике атнада ябыгып, сугышу түгел, атлап йөри алмаслык хәлгә киләләр иде. Бик күп кеше ачтан үлде”, – дип искә ала.

“Тормышымнан зарланмыйм. Бар да җитә. Балаларым кайтып йөри. Күзем күрә, колагым ишетә. Аяк кына борчый”, – диде.

Кечкенә чакта ук язын кар беткәнче ялан тәпи басуда йөрүләрнең зыкымыдыр инде ул. “Черек бәрәңге җыя идек. Кортларын алып ташлыйбыз,  чистартып киптерәбез дә, әни он ясап коймак пешерә иде. Аның тәме әле дә авызда сак-лана”, – ди тыл ветераны.

Малай 12 яшеннән әтисез кала. Сугышка озатып калганын хәтерли әле ул. Әтиләре шул китүдән кайтмый. Гаиләдәге 4 баланың 2се кызамыктан үлә. Икесе бүген күршеләр булып дус яши.

Гомеренең иң матур чорлары – ямьле балачагы һәм гүзәл яшьлеге сугыш елларына туры килә Арчада яшәүче Саймә апа Гыйлемханованың. Яшьнәп яшәр чагында сугыш дигән афәт аның рәхәт тормышына аяк чала.

Субаш Атыда туа ул. Яңа Тормыш дигән 20 генә хуҗалыклы авылда яши. Кечкенә булса да, мәктәбе, клубы, фермалары, хәтта гомуми мунчасы да була авылның. 4 сыйныф укый. Аннан Субаш Атыга йөреп 10 сыйныфны тәмамлый.

10 апрельдә Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус режим вакытында урамнарда мобиль төркемнәрнең сакта торулары көчәйтелде.

Бу урамнарда хәрәкәтнең артуы белән бәйле. Үзизоляция кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Әмма йогышлы инфекциядән саклану чараларын үтәмәүчеләр очрап тора.

Шундыйларга үзизоляция  режимы башланган көннән районда бүгенгә кадәр 50дән артык беркетмә төзелгән. Беркетмәләр судта карала. Штрафлар 1 мең сумнан башлана. Кисәтүләр белән чикләнгән эшләр дә бар.

Бүгенге зәхмәтләр беткәч тормышыбыз үзгәрәчәк, диләр. Шул исәптән кул биреп күрешүләр дә бетәчәк, кешеләр сәламләшүнең башка юлларын уйлап табачак, имеш...

Без малай чакта Сарай-Чокырча белән Корайван авыллары “Марс” колхозына керә иде. Колхоз рәисе булып каяндыр китерелгән Галимҗан Хәмитов дигән мишәр татары эшләде.

– Ул килгәндә кул биреп күрешүне бөтенләй белми иде, – дип сөйләгән иде әти.

Бу кешегә болай эшләүнең һич тә ярамаганлыгын, безнең якларда бик күңелсез хәл икәнлеген аңлаталар. Аңлы кеше була инде ул, шулай булмаса рәис итеп китермәсләр иде үзен. Әкренләп кул биреп күрешүгә күнегә башлый бу. Әмма һаман безнеңчә барып чыкмый, үзе алдан бара, арттан күрешә-күрешә кулы килә. Безнең авылның бер шаян кешесе кулына себерке тоттыра моның. Шушы хәлдән соң “безнеңчә” күрешә башлый рәис.

Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары 2011 елдан 17 апрельдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Ветераннар практик тәҗрибәләре  һәм белемнәре белән уртаклашалар, балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында профилактик эш алып баралар, закон һәм хокук тәртибе саклыйлар.

Аларның күп еллык һәм нәтиҗәле, Туган илгә тугрылыклы хезмәтләре киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.

13 апрельдән башлап, 2 көн эчендә 160тан артык заявка керде, аларның күпчелеген гомуми туклану өлкәсе белгечләре тәшкил итә. Эшкә алырга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны да арта, әгәр элегрәк 400ләп вакансия булган булса, бүген аларның саны 530га җитте, аларның һәркайсы төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары тәкъдим итәләр.

2020 елның 25 мартында Владимир Путин телевидение аша халыкка мөрәҗәгате вакытында дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында игълан итте

Бу мөрәҗәгать илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле. Яңа чараларның берсе – ана капиталына ия булган аналарның 3 яшькә кадәрле  балаларына 5 мең сум өстәмә түләү.

7 апрельдә Владимир Путин 249нчы Указга кул куйды. Әһәмиятле яңалык бу. Күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан Пенсия фонды идарәсенең Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

– Рузия Илсуровна, 5 мең сумны алу тәртибе турында аңлатсагыз иде.

– 5 мең сум өстәмә түләүне ана капиталына ия ананың 3 яшькә кадәрле һәр баласы алачак.

– Өстәмә түләүне ана капиталы акчасын тулысынча тотып бетергән гаилә ала аламы?

–  Ул акчаны тотканмы ул, юкмы – әһәмиятле түгел. Ана капиталына хокукы булган ананың 3 яшькә кадәрле һәр баласы ала. Мәсәлән, гаиләдә 3 яшькә кадәрле өч бала бар икән – өчесе дә алачак.

Авыл хуҗалыгының үз үзенчәлекләре бар. Бернигә дә карамый терлекләрне ашатырга, сыерларны вакытында саварга кирәк.

– Узган елга караганда сөтне 10 процентка күбрәк савабыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – 18 тонна сөт артыграк савыла. Бер сыердан уртача көнлек савым 18 килограммга якын.

“Кызыл Яр” хуҗалыгыннан сыер савучылар Гөлсинә Вафина, Гөлгенә Шакирова, ясалма орлыкландыру технигы Денис Абдрахманов, “Заря” хуҗалыгыннан сыер савучылар Таһирә Заһидуллина, Просковья Садыйкова, Надия Шакирова Рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

Район башлыгы әлеге хуҗалыкларда терлекчелектә эшләрнең торышы белән дә танышты. Фермалардагы тәртип, чисталыкка игътибар итәсең. Рацион баетылган, өстәмәләр кушып, мул итеп ашаталар.

“Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтендә озак еллар шофер булып эшләгән Нәкыйп Шәрәфиевка “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” исеме бирелде

Аның Татарстан Республикасы Автотранспорт министрлыгының Мактау грамотасы, “Алдынгы транспорт белән идарә итүче” исеме, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм тагын бик күп Мактау хатлары бар иде инде.

Нәкыйпнең әтисе Нуретдин абый гомер буе автобус йөртте. Алдынгылыкны бирмәде, шулай ук мактаулы исемнәр яулады. Кечкенә вакытларында әтисе белән еш юлда йөрергә яраткан Нәкыйпкә бу һөнәргә мәхәббәт тә шул вакытта ук сеңеп калгандыр, мөгаен.

– Без Симетбашта яши идек. Башта Яңа Кенәргә, аннан Арчага күчеп килдек. Өч бала үстек. Абыем Наил дә гомер буе автобуста  эшли, – диде Нәкыйп. – Арчага килгәндә мин 4нче сыйныфта укый идем. Өченче мәктәпне тәмамлау белән эшли башладым. Кичләрен кичке мәктәптә шоферлыкка укыган идем. Башта “ПМК-16”да тракторда, аннан “Сельхозхимия”дә “КамАЗ”да йөрдем. Әти миңа: “Автобус йөртүче булсаң, эшең бетмәячәк”, – диде. Аның сүзен тыңлап, кичләрен автобус шоферлыгына белемемне күтәрдем. 1985 елдан Арча автотранспорт предприятиесендә эшлим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International