– Авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма коралларның күбесе елга бер-ике ай гына файдаланыла, калган вакытта тик тора, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Араларында кыймммәтлеләре дә бар, чистартылмаган, юньләп саклауга куелмаган техника ачык һавада тиз туза, эшләү срогы кыскара.
30-31 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын техника белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларындагы техниканың кышкы сакланышка куелуын һәм төзәтү эшләренең барышын тикшерде. Шулай ук комиссия эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.
– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Нияз Шаһиев бүген төшке ашка кадәр генә өйдә була, аннан соң Казанга барам, диде.
Киттек Иске Чүрилегә! Нияз авыл җирлеге башлыгының күршесе, хәтта туганы булып чыкты. Киләбез дип әйтергә шалтыраткан идем, телефонын алмады. Өйдә генә булса ярар иде. Безне авыл җирлеге башлыгы каршы алды. Әһә, Ниязның капка төбендә машинасы тора. Өйдә булырга тиеш.
Хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге 2013 елдан бирле 12нче тапкыр берничә номинациядә үткәрелә. Шарты бер караганда гади дә, икенче яктан килеп фикер йөрткәндә зур тырышлык та таләп итә. Аның буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына яздыру узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш. Гади ул безнең күзлектән караганда. Бүгенге кешеләрнең газета-журналларга исе китмәгән заманда аларга яздыруның нинди катлау- лы икәнен үз башларыннан кичкән хат ташучылар гына аңлый.
Биредә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы” төзелеп килә. Һәм киләчәктә шул ук урынны яңа туган балалар аллеясы да бизәп торачак. Кичә шул аллеяга нигез салу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул яшь парларны тормышларын бизәп балалары тууы белән котлады, тигезлектә үстерүләрен, игелекле балалар булуларын теләде, сертификатлар һәм баллы бүләкләр тапшырды.
Демография милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Балага агач бүләк ит” дип аталган социаль яктан әһәмиятле әнә шундый изге эш башланып китте. Башланып китте, диюем шуңа, ул бер тапкыр гына үткәрелә торган чара түгел, ә дәвамлы эш булачак. Идеясе район башлыгы Илшат Нуриевныкы булса, проектны тормышка ашыру өчен җаваплылар Арча район хакимияте, шәһәр һәм авыл җирлекләре, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, Арча ЗАГСы. Социаль партнер – Арча урманчылыгы һәм “Жилкомбытсервис” ширкәте. Бу гаилә бәйрәменең иганәчесе район хатын-кызлар советы әгъзасы, “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева.
Кышкар авылы клубы “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының “200дән 300 кешегә кадәр торак пунктының авыл клубы, авыл мәдәният йорты” номинациясендә 3нче урын алды. Клубка музыкаль инструментлар, җиһазлар, мәдәни-спорт җиһазлары алу өчен 200000 сумлык сертификат бирелде.
Клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина һәм клубның сәнгать җитәкчесе Ильмира Зарипова белән бүләк алган көнне күрешеп сөйләштек.
— Бәйгегә башта салкын гына караган идек, вакыты җитәрәк, җитди рәвештә, клуб берләшмәләре, китапханәләр белән бергәләп ныклап тотындык, — дип сөйләп китте алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. — Үзебезнең эшчәнлекне яктырткан портфолио тутырдык, 2018-2019 елларда клубта узган мәдәни, әдәби чаралар турында 6 минутлык презентация ясадык.
– Чынлыкта апагызга 91 яшь инде. Соңга калып теркәгәннәр генә, – диде уены-чыны белән бергә Дания апа.
90мы, 91яшьме, аермасы юк, күңеле белән яшь әле Дания апа. Күзләрендә яшәү нуры, йөзендә елмаю балкый аның.
– Әлегә кадәр бәрәңге төбенә өйдем, чүпләрне утадым, бакчада казындым. Быел күзем начарланып китте, балалар эшләргә кушмый, – диде ул бу юлы инде безне елмаерга мәҗбүр итеп. – Гомер буе эшләп үстем, бер хезмәттән дә курыкмадым. Шуннан тәм таптым. Төрле вакытлар булды. Ачлыгы, ялангачлыгы мине дә читләтеп үтмәде. Үзәккә үткән вакытлар. Дүрт сыйныф укып калдым, эшкә чыктым. Үгез, ат җигеп фермада эшләдем мин. Әле дә хәтердә, үгез җигеп олау белән печән алып кайтабыз. Берзаман үгезем олавы белән елгага төшеп китмәсенме. Артыннан төштем дә, муенчагыннан эләктереп алып, тартып торгыздым бит моны. Үзем дә ач инде. Ходай нинди көчләр биргәндер. Шундый заманаларда яшәдек без.
Әлеге чара алдыннан район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Лин атакай җитәкчелегендә Арчаның Покров чиркәве активы белән очрашты.
Арчаның үзәгендә үк булуына, ул яктан бик еш кыңгырау чыңнары ишетелүгә карамастан, чиркәүне без читләтеп үтәбез, аның белән кызыксынмыйбыз. Шул ук вакытта берәр шәһәргә экскурсиягә баргач иң беренче булып чиркәүләргә алып керәләр бит. Матурлыкларына сокланып йөрибез. Бай тарихлы үзебезнең чиркәү дә алардан ким түгел.
Бер елны Санкт-Петербургтан кайткач кызыксынып Арча үзәгендәге чиркәүгә кердем. Мине шундый ачык каршы алдылар. Бөтен нәрсә белән таныштырып, чын экскурсия оештырдылар. Биредә тормыш гөрли. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Территориядә кечерәк кенә бер йорт бар. Шунда да алып керделәр. Үзләре үстергән яшелчәләрдән кышка салатлар ясап, банкаларга тутырып тезеп куйганнар. Аптыраулы карашымны күреп:
Бәхетне мизгелләрдән тора дисәләр дә, килешеп бетәсе килми. Әйтик, укытучылар өчен укучылары белем алган дәвердә генә түгел, еллар узгач та хөрмәт итеп яшәсә, шул бәхетнең дә бәхете түгелмени?! Ә бу мизгелле генә бәхет түгел инде! Филарит Мөнир улы андый бәхет хисен гомере буе кичереп яши.
40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймовның 70 еллык гомер бәйрәме Арча Мәдәният йортының 47нче иҗат сезонын ачып җибәрде.
Зал шыгрым тулы. Тамашачы арасында күбесе Филарит Мөнир улының хезмәттәшләре, элеккеге, бүгенге укучылары, дуслары, туганнары, сабакташлары, төркемдәшләре. Алар залда гына түгел, сәхнә артында да шактый: кырык эшләрен кырык якка ташлап якын кешеләрен котларга килгән. Әнә, укучылары. Алар инде бүген тормышта үз урынын тапкан. Арча педагогика көллиятендә укыган елларын, биредә туплаган тормыш тәҗрибәсенең, мөгаллимнәре Филарит Гасыймовның киңәшләренең һәрвакыт күңелләрендә йөрүен, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгалар, Филарит абыйларының туган көнен котлап җыр бүләк итәләр. Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Әбри Хәбриев, Зәлия Гайфуллина, иҗатташлары Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Данис Гайфуллин...
Газетабызның узган санында (30 октябрь, №80) “Кеше һәм закон” рубрикасы белән “Кеше алдаган” баш астында язма басылып та чыкты. Язманы әлеге суд утырышында дәүләт гаеп-
ләүчесе булып торган, район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин әзерләде. Рәхмәт Радик Мөдәрисовичка, ул даими рәвештә газета укучыларыбызга гыйбрәтле һәм сабак алырлык мәгълуматлар биреп бара. Югарыда әйтеп үтелгән суд утырышыннан соң дәүләт гаепләүчесенә Арчаның 5нче гимназия укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Бигрәк тә мине мәктәп укучыларының ачык суд эшен тыңлаулары кызыксындырды.
Буген 30 нчы ноябрь көнне Арча Укучылар сарае базасында 2004-2006 нчы елгы егетләр һәм кызлар һәм 2007 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча шәһси һәм команда беренчелегенә ярыш уздырылды.
Ярышта барлыгы 30 укучы катнашты.
Ярышларны әзерләүне һәм үткәрүне Арча Укучылар сарае гамәлгә ашырды. Ярышның хөкемдарлары Мостафин Рифат Рәхимҗан улы, Хәсәншәих мәктәбе физик тәрбия укытучысы һәм Мәгсүмова Илүзә Камиль кызы Арча Укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы булдылар.