ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җиткән урыннар булган. Бәхеткә, давыл безнең районга зур зыян сала алмаган.

Әмма Арчада минем күз алдында бер урамдагы гаражның түбәсен күтәреп алып каршыдагы хуҗалыкның капкасына китереп сылады, электр чыбыклары өзелде. Түбә юл аша секундлар эчендә күләгә кебек кенә үтеп чыкты. Ярый әле юлына кеше-мазар очрамады. Түбәне рәтләрләр, РЭС хезмәткәрләре чыбыкларны әле караңгыда да тәртипкә китерәләр иде.

– Мин сату итә торган будка дер селкенеп торды, – ди Ашытбаш авылында яшәүче эшмәкәр Рәис Шәкүров. – Алып китә дип кот калмады.

Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Район җитәкчеләре белән берлектә, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф, яшьләр берләшмәләре, оешма, берләшмә җитәкчеләре катнашындагы утырышта районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру темасы алга куелды.

Ике бала әтисе Дамирга әле 26 яшь кенә булса да, бүгенге көндә ул аягында нык басып торучы эшмәкәр. Үзләренең цехларында җитештерелгән агач материаллары Казахстанга кадәр китә, киләчәктә чит илгә чыгарга исәпләре. Агымдагы ел ахырына цехларын тагын да зурайтып, пычкы чүбен эшкәртү буенча яңа юнәлештә эшләргә ниятлиләр. 

Казаннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова, Казан федераль университеты вәкилләре кайтты. Алар кече һәм урта бизнес һәм дәүләт власте органнары белән форсайт-сессия үткәрделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Проблемаларны уртага салып сөйләшкәндә һәм аларны чишә барганда гына тормыш алга бара. Шул максатны күздә тотып җыелдылар да инде.

Авылдашым Минсәриянең (Айваннан) Иске Иябашка нинди гаиләгә килен булып төшкәнен күрергә насыйп булды. Кайнанасы Гөлфия апа Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Сый-нигъмәтле матур, чиста йорт. Тәртипле гаилә. Сөенеп кайттык.

– Мин кияүгә килгәндә кайнанамның әнисе дә исән иде әле, – дип сөйли Минсәрия. – 10 еллап ике әби белән яшәдек. Рәхмәт, балаларны карарга булыштылар. Минем кызулык бар, Гөлфия әни дәшмәс иде, сабыр кеше.

Аны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова килде.

Сания апа бүгенге көндә кызлары Асия белән Әлфия тәрбиясендә, балаларына рәхмәт укып яшәп ята. Авыр кайгылар кичереп, ирен, ике улын югалткан анага кызларының, оныкларының якын итеп яшәвеннән дә зур бәхет юк.

Хәер, Сания апаны язмыш кечкенә чагыннан ук сыный. Сынмассыңмы, сыгылмассыңмы, янәсе. Сыгылмый Сания, әнисе вафат булганда әле мәктәп бусагасын атлап кермәгән булса да, сеңлесе белән үги әни кулына калсалар да, тормыш авырлык- ларын нәни җилкәсендә күтәреп яшәргә көч таба. Икенче әниләре аларны тагын 5 эне-сеңел белән бүләкли, тик бүгенге көндә беркеме юк инде, урыннары җәннәттә булсын.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Арча районы – борынгы бабаларыбыз гомер иткән, гүзәл табигатьле, татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен, күркәм гореф-гадәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән бөек Тукайны, Мәрҗанине һәм башка искиткеч олы шәхесләрне  үстергән тарихи төбәк . Без язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, кыскасы, алтмышка якын каләм остасы белән горурланабыз. Шулар арасында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова,  Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләре иясе, тәрҗемәче , танылган язучы  Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, М.Мәһдиевның туган авылы Гөберчәк янәшәсендәге Сеҗе авылы егете ­- язучы, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев исемнәре дә бар. 29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Пермь өлкәсе Барда районында ата-аналар һәм педагоглар өчен "Туган тел һәм татар телен яңа шартларда өйрәтү.Татар телен өйрәтүне камилләштерүдә тәҗрибә һәм методик тәкъдимнәр" темасына  VI нчы тапкыр Россиякүләм Халыклар берлеге форумы булды.Әлеге форумда Татарстан делегациясе составында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров,милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина,Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгзам Әдхәм улы Гайфуллин, Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Зилә Гилмулла кызы Шафигуллина катнашты.

Аның максаты-балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә, аларның лидерларына һәм җитәкчеләренә эшчәнлекне стимуллаштыру һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтү, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә һөнәри кадрларны ачыклау мәйданчыгы булдыру.

         Әлеге конкурста Укучылар сараеның "XXI гасыр яшьләре" берләшмәсе җитәкчесе Журавлева Ксения Олеговна, анда тәрбияләнүче Шәйхелисамова Карина Булатовна, Прахова Карина Руслановна һәм Түбән Мәтәскә урта мәктәбе педагог – оештыручысы Тимербаева Лилия Рафилевна  катнашты.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сентябрь аена йомгак ясадылар. Беренче урынга “Тукай” хуҗалыгы чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка күчмә кубок тапшырды.

“Тукай” хуҗалыгы инвестор Рәфыйк Хөснетдиновтан уңды. Районда үз акчасына 500 баштан артык сыер сыешлы комплекс төзетә алган башка кеше юк әле. Башка күп төзелешләр алып барыла, яңа техника, җиһазлар кайтарылды. Нәселле таналар сатып алдылар, яңа технологияләр кертелә.

Гомумән, гел сәнгать, иҗат дөньясында кайнап яши Марсель абый: клуб мөдире, һәвәскәр шагыйрь, районда узган чаралардан бервакыт читтә калмый, хәтта телевидение тапшыруларында да еш катнашып, Арча районы данын яклап йөри. Тиен кебек бөтерелсә дә, күңелендәге илһам чишмәсе һич тынгы бирми үзенә: юлда баргандамы, йокларга яткачмы, тәүлекнең кайсы сәгатендә булмасын, ургып чыга да, шигырь юллары булып кәгазь битләренә ята. Илһам чишмәсе ташып чыккан иҗат җимешләре аны ике китап чыгарырга мәҗбүр иткән дә инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International