Искә төшерик, 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлек белән шөгыльләнүгә мөмкинлек бирүче закон көченә керде. Билгеле бер кагыйдәләр нигезендә шәхси эшмәкәрлекне рәсмиләштермичә үз эшчәнлегеңне алып баруга юл бу.
Керемеңә карап, дәүләткә салым түлисең, әмма Пенсия фондына взнослар кертү мәҗбүри түгел. Безнең районда 300дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Декларация тутырасы юк. Үзмәшгуль булу өчен салым түләүче буларак исәпкә басарга кирәк.
Людмила Александровнаны без тегүче буларак беләбез. Арчада яши. Эшләгән җиреннән китеп, үз эшен башлап җибәргән.
Көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә үткәрелгән ярыш әле кичә генә булган шикелле иде, кай арада ике ел үтеп киткән! Бу юлы “Арча” спорт комплексында 2006, 2007 елгы малайлар көрәште. Ярышларга көрәшченең улы Ленар Мортазин иганәчелек итте.
Шимбә көн иртәнге сәгать 10да башланды ул. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләп, уңышлар теләде. Ленар Мортазинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган хезмәткәрләре катнаша ала.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
Фестивальне ачу тантанасында Санкт‑Петербургның Красногвардейский районы башлыгы Евгений Разумишкин, Татарстан Республикасы Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Дамир Гыйләҗев һәм Рәмис Ханнанов, Татарстан Республикасының даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров, Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркаев, эшкуарлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде.
Урамда салкынча һәм яңгыр сибәләп торуга да карамастан, ярминкәләрдә сатулар иртә таңнан башланды, сәгать алты тулганда инде ярминкә мәйданнары халык белән тулган иде. Ярминкәгә килүчеләр кулай бәяләрдән барлык ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны бик теләп алдылар. Фермерлар да үз продуктларының сатылуына бик шат иделәр.
Арча Укучылар сарае 2019 елның июнендә «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында катнашты һәм җиңүче булды.
13 нче октябрь көнне Арча шәһәренең туристлык полигонында Арча муниципаль районының җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча «Арча район башлыгы кубогына" ачык ярышлар булып узды.
Ярышларда Казан шәһәреннән, Кама Тамагы районыннан, Балтач районыннан һәм Арча муниципаль районыннан иң көчле туристлар катнашты. Ярышларда барлыгы 156 спортчы катнашты.
Катнашучылар 5 яшь төркемендә ярышты:
МД (8-9 яшь) 1 класс дистанциясе.
МД (10-11 Яшь) 1 класс дистанциясе.
МД (12-13 яшь) 2 класслы дистанция.
ЮД (14-15 яшь) 2 класслы дистанция.
ЮД (16-18 яшь) 2 һәм 3 класслы дистанция.
– 10 октябрьгә туфракның 1 метр катламында 190 мм дым бар иде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Узган ел 160 мм иде (норма – 150 мм).
Бүлек хезмәткәрләре атна саен уҗымнарның торышын күзәтеп торалар. “Шикәр үсемлекләрнең уңышлы кыш-
лап чыгуында мөһим роль уйный, – ди Ә.Хәкимҗанов. – “Ак барс” агрокомплексы”ның тукранбаштан соңгы басуга чәчелгән арышта шикәр – 29,2, “Яңарыш” ширкәтендә чиста парга чәчелгән арышта – 27,2 процент. Бу саннар канәгатьләнерлек. Узган ел шикәр 17-19 процент белән калган басулар шактый иде, кышлау да уңышлы булмады”.
1963 елдан башлап 40 ел гомерен шул хезмәткә багышлаган, атказанган табибә исемен алган танылган акушер-гинеколог ул. Күптәннән лаеклы ялда. Шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Хатын-кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Әмма бу очракта әйтмичә дә калып булмый. Хәер, барыбер аңа беркем дә 80 яшь бирми. Гаҗәеп мөлаем, җитди, әмма шул ук вакытта ягымлы йөзле бу ханым белән шулай тиз аралашып, рәхәтләнеп сөйләшеп китәрбез дип гомер уйламаган идем. Чөнки без аңа табибә дип карарга өйрәнгән.
– 3 абый сугышта үлде, – дип сөйләде Мөндештә яшәүче Оркыя апа Хәсәнова.
– Самат абый сугышка кадәр өч ел армиядә хезмәт итте. Хаты килде. Танк колоннасы белән бик көчле сугышка керәбез, дип язган иде. Бик зур Днепр күпере аша чыкканда күперне шартлатканнар. Колонна белән су төбенә киткәннәр... Хәбәрсез югалды. Зиннур абыйның 43тә үлгән хәбәре килде. Зәкәрия абый 1945нең 21 гыйнварына кадәр сугышты. Танк эчендә әрәм булды. Әти Кәлимулла шушы хәсрәтләргә чыдый алмый абыйларның хатларын, фотоларын якты... Сугыш елларында әти авыл Советы рәисе булды. Сугышка киткән булсам, ичмасам, халык рәнҗешен алмас идем, дип үзәге өзелер иде. Атлар сугышка китеп бетте. Булганнары күтәрәмгә калды. Сука сукаларга ат, эшләргә ир-ат юк. Бала-чага да, хатын-кыз. Почтада эшләдем. Сугыштан килгән авыр хәбәрләрне әйтергә бик кыен иде. Әле дә хәтерлим, иренең үлгән хәбәрен алгач, Мәрьям апа балалар белән берүзем нишләрмен, тормыш арбасын ничек тартырмын, дип елады. Кечкенә кызы, әни елама, тормышны арбага салырбыз да, син тартырсың, без апа белән артыннан этербез, дип юатканы хәтердә... Аларның берсе дә онытылмый.