Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Яңалыкны җиткерүче бакча мөдире Наилә Сәмиева сүзләренчә, әлеге куаныч Арча районы җитәкчелеге һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең эшче төркеменең бар көчләрен салган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Грантка, балалары бакчага йөрүче әти-әниләр өчен генә түгел, яңа туганнан алып өч яшькә кадәрле, әле бакчага йөрми торган балаларның әти-әниләре өчен дә “Об-Раз” (аралаш, үсештә бул мәгънәсендә) консультация үзәге ачылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
11 һәм 12 сентябрьдә Татарстанның Балтач районында Авыл хуҗалыгын үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашалар.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арты. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
2019 елның 10 - 15 сентябрендә Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.
Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2019 елның 11 июлендә түбәндәге карарны кабул итте: “Сентябрьнең беренче шимбәсен Татарстан Республикасының бәйрәм көне – Бакчачы көне итеп билгеләргә”. Быел бу көн 7 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Башта Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов үзара салым акчалары исәбенә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Әлеге авыл җирлегенә 16 авыл керә. Иң зур җирлекләрнең берсе бу. “Быел гына да 4 млн. 400 мең сумлык эш башкарылды, – диде И.Камалетдинов. – Күлтәс авылы урамнарына вак таш түшәү төгәлләнде, башка авылларда да эш бара, Казанбаш авылының ике урамына гына вак таш саласы калды”.
Үрнәк авыл җирлегендә үткәрелгән авыл көне “Районда балалар һәм яшүсмерләр спортының торышы һәм үсеш перспективалары. Җирлек территорияләренең социаль-икътисади үсеше турында (Үрнәк авыл җирлеге мисалында)” дигән теманы үз эченә алды. Анда район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бу бер яктан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов өчен имтихан да булды һәм ул аны бик яхшыга үтәде.
Язучылар Арчага еш килә. Тукай атлап йөргән җирләр, ул сулаган һава, күрәсең, аларны үзенә тарта. Күптән түгел генә бер төркем язучы янәдән Арчада булып, китап укучылар белән очрашты. Бу көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китаплы халык – тарихлы халык” дигән бик матур кичә үткәрде.