Тәнзилә апаны районда белмәүчеләр сирәктер. Гомеренең ярты гасырга якынын Урта, Зур Бирәзәдә, Арчаның “Колос” мәдәният йортында, “Октябрь” кинотеатрында кино куюга багышлаган, шул еллар эчендә никадәр яшь буынны кино сәнгате аша тәрбияләгән, бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, меңләгән тамашачыны сөендереп яшәгән фидакарь кеше ул.
Юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле, беренче карашка ук үтә дә сабыр, аз сүзле Мәсхүдә апаның йөзе яктырып китте, үзен шулай зурлаулары өчен чын күңеленнән рәхмәтен белдерде.
Әлегә кадәр татарлар турында монгол татарларын истә тотып фикер йөрткән чит ил кешеләре дә бирегә кайтып, аралашып, тормыш рәвешләре белән танышып, чын татарларның нинди булуын күреп китә. Иң кызыгы, бик күпләрне Тукай яшәгән Яңа Кырлай җәлеп итә. Алар өчен Тукай музей-комплексында булу, аның белән якыннан танышу, ул йөргән эзләрдән атлау – үзе горурлык.
Хәйриячелек белән шөгыльләнгән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әмма андый шәхесләр гап-гади халык арасында да бар бит.
Заманында без паспорт өстәленә бардык та, кул куйдык та алдык. Нечкәлекләре истә дә калмаган. Дөреслектә, ул кеше күңеленә гомерлеккә уелып кереп кала торган вакыйга булырга тиеш. Шуны күздә тотып, ЗАГС бүлекчәсе яшьләр өчен чын бәйрәм оештырган.
Арча районының 4 мәктәбенә дә бу проект кысаларында эшләү бәхете елмайды. Бүгенге көндә Арчаның 7нче, Яңа Кенәр, Лесхоз һәм Иске Чүриле урта мәктәпләрендә эш гөрләп бара.
Кай арада үтә бу көннәр. Инде 1 октябрь – Өлкәннәр көне турында уйлый башладык. Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина: “Тиздән 1 октябрь Өлкәннәр университеты эшли башлаячак”, – дип хәбәр итте безгә.
14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә була.
Чүлмәкче малаен чүлмәк ватылганчы кыйный, дигән мәкаль бар. Быелгы урак өсте башлангандагы һава торышы күңелләргә шом салган иде, аны игеннәр җыелмый калган 1978 ел белән чагыштыручылар да булды. Бәхеткә, табигать рәхим-шәфкатьле булды, хәзер инде чәчүне иң соңыннан төгәлләгән хуҗалыклар да уракны төгәлләп киләләр.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар районда бик оешкан һәм тыныч шартларда узды. 17 сәгать 30 минутка Арча муниципаль районы буенча барлык сайлаучыларның 80 проценттан артыгы үзләренең гражданлык бурычларын үтәгәннәр иде инде. Район сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район сайлаучыларының 94 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан.