1989 елда Арча сәнгать мәктәбенә хореограф булып бер чибәр кыз кайта. Күңеле тулы ак хыяллар, якты өметләр, өстәвенә үзе чибәр, сылу... Бар күңелен балаларны биюгә өйрәтәм дип ашкынып кайтканда язмышының шушында булачагын, шушы мәктәптә төпләнеп калып 30 елга якын балаларны бию серләренә өйрәтәчәге турында уйлар килдеме икән аңа?
16 нчы май көнне Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр
Арыш чәчсәң көлгә чәч, сабан чәчсәң суга чәч, дип әйтеп калдырган безнең ата–бабаларыбыз. Язгы дым көнләп түгел, сәгатьләп оча. Соңгы көннәрдәге эссе һава, җил басуларны тиз өлгертте, дым барында орлыкларны җир куенына салып калырга кирәк.
Әңгәмәдәш – район балалар табибы Алсу Кузнецова.
Фирая ханымны мин беренче тапкыр Арчада үткән “Авыл хатын–кызы – игътибар үзәгендә” дигән республика чарасында күрдем.
Арча сәхнәсе физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең иҗатына багышланган “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” фестивале лауреатларын кабул итте. Октябрь аенда сайлап алу турлары белән башланып киткән фестивальнең гала концерты 2017 елның декабрендә Казанда узган. Анда 200дән артык катнашучы чыгыш ясаган.
Май бәйрәмнәрен районыбызда яшәүче шактый бала шатланып каршы алгандыр. Чөнки алар районда узган дини бәйгедә катнашып, үзләренең гыйлемнәрен сынады, белемнәренә күрә бәя алды.
12 майда Биектау районы Шәпше авылында «Иске –Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивале узды.
9 май – Җиңү көне илебездә иң зур бәйрәм. Еллар үтә, вакыт аяусыз, инде ул җиңүне яулап бирүчеләр сафы да сирәгәя, әмма аларның батырлыгы хәтерләрдә һич тә җуелмый, кадере арта, мәгънәсе тирәнәя генә бара. Бәйрәмнәр алар хәтерләрне яңартып тору өчен дә кирәк.
Кушлавычта тау астында бер чишмә бар. Заманында бик матур булгандыр аның корылмасы: түбәсе челтәрләп эшләнгән ялтыравыклы калай да, такталары да яңа чагында. Йөгерек еллар аның матурлыгын үз артыннан иярткән. Чишмә йортын 1996 елда ук, колхозга Ренат Фәйзиев җитәкчелек иткән вакытта колхоз эшләткән булган икән.