Гыйлемнәрен сынадылар
Май бәйрәмнәрен районыбызда яшәүче шактый бала шатланып каршы алгандыр. Чөнки алар районда узган дини бәйгедә катнашып, үзләренең гыйлемнәрен сынады, белемнәренә күрә бәя алды.
Бәйгедә 24 авылдан 70 бала катнашты. “Ул кадәр үк катнашырлар дип көтмәгән идек. Бик әзерлекле килгәннәр, сайлап алырга да авыр булды. Шөкер, авылда дин дә, тел дә саклана дип куанып утырдым балаларны тыңлаганда”, – ди балаларның белемен бәяләү комиссиясендә катнашкан мөгаллимә Рая Фәтхуллина.
Бәйгедә дингә генә түгел, телгә дә игътибар ителде: беренче өлештә Коръән сүрәләрен яттан сөйләү, зекер
мәгънәләрен язу, “Гыйбадәте исламия” буенча сорауларга җавап бирү бәяләнсә, икенче өлештә телебезгә мәхәббәт тәрбияләү һәм телебезне үстерү алга куелды.
Тел буенча өй эше бирелгән булган: дини темага бәйләп үз-
үзеңә тәрбия планы төзергә. Балаларның белемен тикшереп карау, чагыштыру өчен мондый планны Рая Ахун кызы үзенә дә төзегән. “Балаларга берәр эш кушсам, үзем дә шуны эшләп карыйм. Үзең белеп җиткерми торып баладан таләп итеп булмый бит, баланың белем дәрәҗәсен билгеләр өчен ул белем үземдә булырга тиеш. Районда мәчет-мәдрәсәләрдә телебезне үстерүгә багышланган әдәп-әхлак дәресләре алып барыла”, – ди ул.
Әгәр бала биш сүрә белмәсә, бәйгедә катнаша алмый. Соңгы бәйгеләрдә 15әр, хәтта 25әр сүрә ятлап килгән балалар бар. Узган ел Рамазан аенда балалар арасында радиода бәйге үткәрелгән иде, ул быел да оештырылачак. Анда район бәйгесендә катнашучылар гына чакырыла. Өй эшләренең иң яхшылары рес- публика Диния нәзарәтенә җибәреләчәк. Кем белә, насыйп булса, аларның кайберләре бәлки “Шура” журналы битләрендә дә дөнья күрер.
Бәйге Арча станциясендәге “Изгеләр” мәчетендә узды. Мәчетне төзеткән Равил Бәдыгетдинов балаларны ашатуны да үз өстенә алды. “Равилнең үзенә дә, хатынына да үз исемемнән, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт җиткерәм. Изгелекләре үзләренә игелек булып кайтсын”, – ди Рая абыс-тай.
Жюрига, чыннан да, иң яхшыларны билгеләү җиңел булмагандыр. 1 урында Яңа Кырлайдан Алсу Шакирова, 2 урында Ташкичүдән Ралинә Галәветдинова һәм Яңа Кенәрдән Таңсылу Һадиева, 3 урында Яңа Кырлайдан Ләйсән Фатыйхова, Шушмабаштан Мәрьям Әхмәдуллина, Чиканастан Радил Зыятов.
Бүләкләрне, һәрвакыттагыча, Раил хәзрәт Гыйләҗев әзерләгән.
Розалия Зиннәтова