РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Әлфия Галимҗанова шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган ул. 40 елдан артык эш стажы гына бар.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды.
Ислам Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Районнан таэквондо тренеры Газинур Борһанов “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән Ислам Габдрахманов белән Чабаксарга ярышка барды. Ислам Габдрахманов Арчаның 2нче мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Молодец, Ислам, Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Котлыйбыз!
“Арча” спорт комплексында ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Ярышны ачу тантанасында Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров hәм районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев катнашты.
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әгъзалары Арча стадионына җыелдылар.
И, Ходаем, бала хәсрәте күрсәтмә...” – һәр ананың йөрәк түрендә йөрткән теләгедер бу.
Бибигайшә апа Якупова да бер генә кабатламагандыр бу сүзләрне. Тик бала хәсрәтенең дә иң ачысын татырга туры килә аңа бу тормышта. Өйләнергә җыенып йөргән улын җиргә иңдергән көннәрдә, армиядән кайтып, эшкә дип Хабаровскийга чыгып киткән икенче улының хәбәрсез югалу хәсрәтенә ана йөрәге ничек түзде икән?! 25 ел буе улының исәнме, юкмы икәнен дә белми яши ул.
Өлкәннәрне Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. котлады. Өлкәннәргә Шушмабаш мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре хезмәт күрсәтте. Кичә чәй өстәле артында җыр бию уеннар белән үрелеп барды.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән котлыйм. Хезмәтегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт.
"Җиңү өчен Тест. Янәшәдә ярдәм" Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм "Яңа гасыр" хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.
Өлкәннәр декадасы чаралары