ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Ел саен Арча муниципаль районында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү үткәрелә.


9
июль, 2021 ел
җомга

Айзат Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгының Брейзен Зип кушаматлы юртак аты Кайбыч һәм Мөслимдә үткән Сабантуйларында беренчелекне яулады.

Болгар шәһәрендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә кергән басмаларның баш мөхәррирләре һәм филиаллар җитәкчеләре өчен семинар булды.

Сабантуйда Шекәдән Флера белән Рөстәм Зариповларны алтын туйлары белән котлап, бүләк тапшыралар.

“Безгә багышлап җыр да башкардылар әле. Бик зурладылар. Күңел булды”, – диде Флера ханым.

Арчадан Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә гомер итә башлауларына

Бу уңайдан аларны районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Арча мәдәният йортында “@zemfira­_brend”тан “Иртә” дигән матурлык һәм мода кичәсе үтте. Аны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Кичәдә Земфира Галиеваның этник юнәлештәге дизайнер эшләнмәләре коллекциясе күрсәтелде.

“Мәрхәмәтлек үзәге” каршында көндезге тору бүлеге эшләп килә. Анда йөрүчеләр кул эшләре белән дә шөгыльләнә.

Көндезге тору бүлегенә өлкәннәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк мөмкинлекләре чикле булганнар йөри.

Бу көнне Арча педагогика көллияте һәм В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп спорт мәйданчыклары шау итеп торды. Мөселман футбол командалары ярышты.

Безгә Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин күңелле хәбәрләр алып килде.

Ашытбаш мәктәбендә шашка, шахмат почмагын тулыландырдылар һәм яңарттылар, – дип сөйләде ул. – Мондый почмак, күргәнегез бар инде, Ашытбаш мәктәбендә моңарчы да эшләп килде. Районда һәм Татарстан мәктәпләрендә беренчеләрдән булып ачылган почмак ул. Татарстан республикасы авыл мәктәпләре арасында Ашытбаш мәктәбе республикакүләм шахмат, шашка турнирлары оештыру буенча беренче мәктәп. Әле дә шул бердәнбер инде ул. Җиде тапкыр республикакүләм турнирларны отканбыз. Шашка, шахмат буенча быел Россия турнирында яуланган икенче урын бар. Май аенда Баулыда оттык. Июньдә Минзәлә турнирында җиңдек.

Арчаның Кызыл Бистә урамында олысы-кечесе җыйналып, Корьән ашы үткәрделәр. Бу матур гадәт 2008 елдан бирле кабатлана инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International