ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2021 ел
җомга

Әле берничә ел элек кенә балалы гаиләләрне заманча ял итү урыны – ял паркы булмау борчый иде.

 

2021 елның сентябрендә республикада Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

Бүген бөтен ил буенча депутатлар үз сайлаучылары алдында хисап тота.

Үз-үземнән интервью алырга булдым әле. Алай эшләргә ярыймы, диярсез.

Ник ярамасын. Әгәр чынлап торып карасаң, һәркемдә ике мин яши бит.

Хәтерлисезме, Такташ иҗатында да чагылыш тапкан иде ул. Димәк, бер миннең икенчесе белән әңгәмә коруына нигә гаҗәпләнергә?

Хәзер машина заманы. Казанга да машинада элдертәбез. Ә мин бу юлы Казанга барырга дип Арча башына чыктым. Торабыз шулай берничә кеше. “Монда таксилар җыелып тора иде, кайда соң алар?” – дим. “Алар иртән иртүк китеп беткән инде”, – диделәр. Машиналар чыж да выж үтеп кенә торалар. Берәүгә дә акча кирәкми икән, дим.

Редакциягә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов хат алып килде. Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин әзерләгән рәсми хат ул.

Безгә шундый хәбәр килеп иреште: районның космос белән бәйле “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов авырый, хастаханәдә дәвалана. Коронавирусмы, нәрсә булган?

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә кадәр вакыт бар әле.

Республикада август киңәшмәсе кысаларында, 28 июньнән башлап, 10 секция утырышын үткәрү планлаштырылган.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында халыкны социаль яклау бүлегендә көндез килеп шөгыльләнә торган бүлекчә эшли

Беркөн иртән Хуҗа ишегалдына чыкса, ишәге коега төшкәнен күрә. Башта аптырабрак кала: аннан ничек чыгарырга моны? Чыгара башласаң, иске кое җимерелеп төшәргә дә мөмкин. Шунда Хуҗа ике куянны бергә тотарга кирәк дигән карарга килә. Кое да иске, ишәк тә картайган – күмәргә коены!

Салымны вакытында түләмәгән гражданнар турында әҗәтлеләр диләр. Салым түләү яшькә карамый. Балалар өчен салымны аларның законлы вәкилләре түләргә тиеш. Биредә нинди салымнар турында сүз бара? Әҗәт булуы турында ничек һәм кайдан белергә? Кызыксындырган сораулар белән без  5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International