ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада “Автобабай-2020” бәйгесе үткәрелде.

Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе Арча ДОСААФы һәм район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырды.

Бәйгегә барлыгы 15 кеше килгән иде. 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр. “Автобабай” дип аталса да, быел анда кыю хатын-кызларыбыз да катнашты. Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үз машиналары белән килгән булырга тиешләр иде. Очрашу урыны – Арча

ДОСААФы каршы. Өлкәннәргә хас төгәллек белән бар да вакытында җыелып бетте. Алардагы энергиягә, дәрткә сокланып карап тордым.

–  Бер үкенечем бар – машина йөртергә өйрәнә алмадым, – дип куйдым әңгәмә башлап җибәрү максаты белән.

Укытучылар көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында тантаналы чара булды

Укытучы булу җиңелме?Алып баручылар, укучылар, шул сорауга җавап эзләделәр. Чара шулай башланып китте. “Ай саен бәйрәмнәре. 1 сентябрьдә белем, хәзер укытучылар көне. Укытучы булу рәхәттер”, – диде берсе. “Юк, минемчә, укытучы булу – зур хезмәт”, – диде икенчесе.

Ахыр чиктә алар башка укучы-ларның фикерләрен тыңларга булдылар. Дөрес, видео аша. Әмма бер карарга килү өчен аларга шул җитә калды. “Укытучы – икенче әни. Ә әни – иң кадерле кеше”.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, рапс җыю дәвам итә:148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га, көнбагышка килгәндә, ул 38 мең га җыелган, уңыш - 17 ц/га, 65 мең тонна суктырылган.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Октябрь ае башында матур традиция буенча без сезне һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сез – безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Сезнең осталык, сабырлык һәм үз хезмәтегезгә бирелгәнлек нәтиҗәсендә балаларның сәләте ачыла һәм үсә, сез яшь буынга киләчәктә тормыш юлын сайларга булышасыз. Үзебезнең мәгариф сис-темасында тупланган барлык уңай якларны саклап, алдынгы тәҗрибәнең киң таралуына булыша торган яңалыклар кертәсез. Сезнең хезмәт бәя биреп бетергесез: сез белем байлыгын тапшырып кына калмыйсыз, мәхәббәт һәм күңел җылысы да бүләк итәсез, болар да укучыларыгыз йөрәгендә җавап тапмый кала алмый.

Хөрмәтле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм. Әлеге бәйрәм көн сезгә шатлык-куанычлар, хезмәттәшләрегез һәм укучыларыгыздан ихлас котлаулар һәм матур теләкләр алып килсен.

“Өлкәннәр – дөнья тормышының бәрәкәте. Шуның өчен аларга хөрмәт күрсәтү – динебезнең нигез ташларыннан санала”

Кайчак өлкәннәрне  шушы ункөнлектә генә хөрмәтлибез кебек тоела. Ә чынлыкта алар көн дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер буе ару-талуны белми эшләп, лаеклы ялга чыккач та тынгы белмәгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ветераннарыбыз бик күп.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан без яңа сайланып куелган район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 Рәмзия Шәриповнаны без укытучы буларак та, “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак та яхшы беләбез. ТҖҮне җитәкләгән чордагы эшләре белән дә яхшы таныш. Грандлар отып, шуның акчаларына шәһәрдә өч балалар мәйданчыгы эшләтте, сугыш чорында Арчадагы госпитальдә эшләгән медицина хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль такта куйдырды, Арча хастаханәсенең барлык медицина хезмәткәрләренә багышланган фотоальбом эшләтте, Арча район электр челтәренең 60 еллыгы уңаеннан аның элеккеге җитәкчесе Дамир Вахитов белән берлектә китап, Арчадагы беренче мәчетнең 25 еллыгы уңаеннан Зәбидә Шакирова белән китап чыгарды һәм башкалар. Хәзер ул район ветераннар оешмасын җитәкли.

“Ашытбаш” ширкәте басуларындагы өчәр метрлы кукурузларны күргәч шул җыр искә төшә. Ул чәкәннәре! “Ашытбаш” ширкәте басуларындагы өчәр метрлы кукурузларны күргәч шул җыр искә төшә. Ул чәкәннәре!

29 сентябрьдә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән үткәрелгән семинар әнә шундый кукуруз басуында башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр кукуруз культурасының терлек азыгы балансында мөһим урын тотуын билгеләп үттеләр. Аны игү, силослау технологиясе турында сөйләштеләр.

Соңыннан терлек-челектә 8 айлык эшкә йомгак ясалды. “Кызыл Яр” хуҗалыгы, беренче урынны яулап, күчмә кубокка лаек булды.

Без чемпионны һәм аның әнисен редакциягә кунакка дәштек

Арчаның 6нчы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Булат Маликов илкүләм Wordskills бәйгесендә Татарстан командасы составында чыгыш ясап алтын медаль алып кайтты. Әлеге җиңүгә аны әнисе әзерләде.

– Лилия Минәхәтовна, баланың уңышы һәр ата-ана өчен дә зур шатлык. Сез бит әле Булатның тренеры да! Булатның җиңүенә без дә куандык!

– Рәхмәт! Үз балаңның тренеры булу җиңел эш түгел, аның кыенлыклары да җитәрлек, әмма әнә шундый  шатлыклы мизгелләр кичерү үзе бәхет!

Билгеле, башта Лилия Минәхәтовнаның үзе, гаиләсе белән кызыксындык. Бик рәхәт әңгәмәдәш булып чыкты ул.

– Мин үзем Нурлат районыннан. Арча педагогика көллиятендә укыдым. Бишенче курс-та үземнең укытучыма кияүгә чыктым. 2005 елда Булат, сигез елдан Әмир туды. Читтән торып университет тәмамладым, 10 ел тернәкләндерү үзәгендә эшләдем. Аннан педагогика көллиятенә эшкә чакырдылар.

Чөмә-Елга авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу безнең районда төзелгән 87 мәчет

Мәчет ачу тантанасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

– Авылда иске мәчет бинасы бар иде.  Берара ул мәктәп тә булып торды. Әмма без аңа кагылмаска уйладык, тарихи объект буларак калдырдык һәм өр-яңа мәчет төзедек, – диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин.

Әлеге мәчет авылның иң матур урынында язучы Заһирә Гомәрова урамында урнашкан. Җыйнак кына итеп салынган бик матур бина. Ерактан ук балкып, авылга ямь биреп тора. Быел май аенда казык кагып таш салганнар иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә сафка да бастырдылар.

Районда беренче тапкыр Арча муниципаль районы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе игълан ителгән иде.

Анда 16 яшьтән алып 35 яшькәчә теләге булган барлык егетләр һәм кызлар катнаша алды. Максаты – Арча районы өчен мөһим булган идеяләрне, тәкъдимнәрне, чараларны барлау һәм җыю. Соңыннан, әлбәттә, иң яхшыларын  тормышта куллану. Һәркем үзе теләгән темага проект төзи алды.

Ниһаять, бәйгегә нәтиҗә ясалды. Барлыгы 33 проект килгән булса, шулар арасыннан 10сы сайланып алынды. Премияләрне тапшыру тантанасында авторлары үз проектларын яклап чыгыш ясады.

Урта Пошалым мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Әхмәдуллина үз эшен сәламәтләндерү аэробикасына багышлаган иде.

Таһир Сабиров ата-бабасының туган җирендә бик нык дулкынланды. Яратты ул бу якларны. Халкын, җирен

Иске Кырлай авылы китапханәчесе Венера Хәмзина шалтыратты. “Сугышка кадәр авылдан чыгып киткән Шәкүр абый Сабировның оныклары  кайта. Сез дә килә алмассызмы икән?”. Безне бу хәбәр кызыксындырды. Туган җир, туган туфрак тарта дигәннәре дөрестер инде...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International