Беркайчан да соң түгел

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада “Автобабай-2020” бәйгесе үткәрелде.

Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе Арча ДОСААФы һәм район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырды.

Бәйгегә барлыгы 15 кеше килгән иде. 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр. “Автобабай” дип аталса да, быел анда кыю хатын-кызларыбыз да катнашты. Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үз машиналары белән килгән булырга тиешләр иде. Очрашу урыны – Арча

ДОСААФы каршы. Өлкәннәргә хас төгәллек белән бар да вакытында җыелып бетте. Алардагы энергиягә, дәрткә сокланып карап тордым.

–  Бер үкенечем бар – машина йөртергә өйрәнә алмадым, – дип куйдым әңгәмә башлап җибәрү максаты белән.

– Беркайчан да соң түгел, мин дә пенсиягә чыккач өйрәндем. Алты ел инде машина йөртәм, – диде Сәгыйдә Гаязова.

– Минем стаж ун елдан артык инде. Машина бик рәхәт әйбер ул, – дип өстәде Наҗия ханым.

Машинага бәйле кызыклы хәлләрне дә искә алдылар. “Беренче тапкыр машинага утырдым да, юл кырыена төшеп киттем. 1988 елда укыган идем. Ул вакытта укыган өчен аз гына түләргә иде”, – дип беренче руль артына утырган вакытын хәтеренә төшерде берсе.

Бу ярышның беренче этабы имтихан, ягъни компьютер алдына утырып тест сорауларына җавап бирүдән башланды. Куркыбрак керсәләр дә, бик җиңел хәл иттеләр тестны. ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеевның: “Борчылыр урын юк, бу күңелле чара гына, чын имтихан түгел”, – дигән сүзләре тәэсир итте, күрәсең. Аннан ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина да киңәшләре белән аларга көч өстәп торды.

Бәйгенең икенче этабы Арча автодромында үтте. Менә биредә өлкәннәр чын осталык классы күрсәтте. Ир-егетләр ярый инде, алар гомер буе руль артында. Хатын-кызларыбыз да сынатмады, ничек оста хәрәкәтләр ясадылар.

Әмма бәйге булгач, җиңүчене билгеләми кала алмыйлар. Һәрберсе бу исемгә лаек булса да. Ир-егетләр арасында беренче урында Дамир Шакиров, 

икенче – Павел Герасимов, өченче урында Ринат Галиев. Хатын-кызлар арасында беренче урында Наҗия Гыйззәтуллина, икенче – Сәгыйдә Гаязова, өченче  – Мөнирә Сабирова. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова җиңүчеләрне котлап бүләкләр тапшырды.

Фотоларны arskmedia.ru сайтыннан карый аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International