“Укытучы – икенче әни”...

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Укытучылар көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында тантаналы чара булды

Укытучы булу җиңелме?Алып баручылар, укучылар, шул сорауга җавап эзләделәр. Чара шулай башланып китте. “Ай саен бәйрәмнәре. 1 сентябрьдә белем, хәзер укытучылар көне. Укытучы булу рәхәттер”, – диде берсе. “Юк, минемчә, укытучы булу – зур хезмәт”, – диде икенчесе.

Ахыр чиктә алар башка укучы-ларның фикерләрен тыңларга булдылар. Дөрес, видео аша. Әмма бер карарга килү өчен аларга шул җитә калды. “Укытучы – икенче әни. Ә әни – иң кадерле кеше”.

– Сүзләр белән генә бөтен хисләрне әйтеп бетерү мөмкин түгел. Укытучыларның хезмәте нәрсәдә? Алар – кешеләрнең киләчәген төзүчеләр. Хезмәтегез белән сез тормышка караш тәрбиялисез. Рәхмәт сезгә. Соңгы вакытта укытучылар хезмәтенең дәрәҗәсен төшереп җибәргән идек. Район башлыгы буларак, моның өчен сездән гафу үтенәм. Пандемия барын да үз урынына куйды, коронавирус чорында укытучыларның кадерен тойдык, никадәр зур, авыр, мәшәкатьле, җаваплы эш башкаруларын аңладык. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә тагын да зуррак уңышлар телим, – диде район башлыгы Илшат Нуриев һәм озак еллар мәгариф системасында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән укытучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары, “Мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә Россия Федерациясе мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары, Бөтенроссия күләмендә уздырылган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2020”  бәйгесендә өченче урынны яулаган Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина, “Россия ел укытучысы – 2020” төбәк бәйгесенең “Педагогика киләчәге” номинациясендә җиңеп чыккан Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Сабирова, республикакүләм “Авыл укытучысы” бәйгесендә өченче урынны алган Яңа Кенәр мәктәбенең химия һәм  физика укытучысы Алия Нургалиевага бүләкләр тапшырды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова да укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Безнең республика мәгариф системасы Мәскәү һәм Петербургтан кала өченче урынны били. Ә Арча районы аерым урында тора. Укытучылар уңышы белән. Укытучылар уңышы ул укучылар уңышы да дигән сүз. Арча педагогика көллияте укытучылар гына түгел, милли кадрлар әзерләү буенча да зур эш башкара. Бу урында балаларны ярата белгәннәр генә эшли ала. Безнең мәгариф системасында әнә шундыйлар гына, – диде ул һәм укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен күкрәк билгеләре тапшырды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, “Алар безнең мәгарифнең нигезе, ә без шул нигездә үскән”, – дип  ветеран укытучыларны билгеләп үтте, аларга олы рәхмәтен белдерде.

– Бу бәйрәм бөтен кеше бәйрәме. Чөнки һәрберебезнең укытучылары бар һәм без алар белән горурланабыз, – диде ул. – Елыбыз әйбәт башланды. Шулай тәмамлансын да иде. Укытучыларга хезмәтләрендә уңышлар, аңлый белүче әти-әниләр һәм күңел биреп белем алучы укучылар телим.

Һәр ел җәйге каникул ахырында барлык мәктәпләр катнашында ярминкә, чәчәкләр күргәзмәсе оештырыла. Ул әле бәйге кебек тә үтә. Җиңүчеләре дә билгеле була. Укытучылар көнендә аларны да билгеләп үттеләр. Ярминкәдә беренче урынны Лесхоз мәктәбе алган, икенче һәм өченче урыннарда Арчаның бишенче гимназиясе һәм алтынчы мәктәбе. Чәчәкләр күргәзмәсе берничә номинация буенча оештырылган иде. Арчаның җиденче, Яңа Кенәр, Иске Кырлай мәктәпләре үз номинацияләрендә иң яхшылар дип табылган.

Фото һәм видеорепортажны  безнең arskmedia.ru сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән карый аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International