ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

Арчада яшәүче Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

Алар тормыш сукмагыннан пар булып 45 ел бергә атлый.

Райондашыбыз Илһам Шәяхмәтов “Татарстан Республикасының атказанган экологы” исеменә ия булды.

Кыз вакытта бар да әйбәт, каян килә явыз хатыннар дип, аптырап йөрүчеләр бар, диләр.

Әмма минем язманың темасы башка. Аны: “Түрә булганчы бар да әйбәт, каян килә явыз түрәләр?” – дип атасак дөресрәк булыр.

Бервакыт райкомның икенче секретаре Роберт Фазылҗанов белән бер колхозның хисап-сайлау җыелышына бардык. Ул елларда мондый җыелышлар бик давыллы һәм кызыклы уза иде, авылда кеше күп чак. Колхоз рәисе озаклап  доклад укыды, язылганнарны укып бетергәч “үзенчә” сөйләүгә күчте. Кызып-кызып эшкә чыкмаучыларны, салып йөрүчеләрне сүкте.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 81нче маддәсе 1нче өлешенең 2нче пункты нигезендә, хезмәт килешүе эш бирүче тарафыннан оешманың, шәхси эшмәкәрнең хезмәткәрләрне яки штат кыскарту очракларында өзелергә мөмкин.

2006 елның 5 февралендәге “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59 номерлы Федераль законда дәүләт, җирле үзидарә органнары яки дәүләт эшендәге кешеләр мөрәҗәгатьләрне караганда гражданин, әгәр бу башка кешеләрнең хокукларына, ирегенә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылмаса һәм күрсәтелгән документларда һәм материалларда дәүләт сере һәм федераль закон белән саклана торган башка мәгълүматлар булмаса, мөрәҗәгатькә кагылышлы документлар һәм материаллар белән таныша ала.

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.

2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла.

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.

1. Хайваннарны эчерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Әйтергә кирәк, су - җәй көне сыерлар өчен иң мөһим туклану элементы. Нәкъ менә су сыерны суытырга һәм терлек азыгын эшкәртүгә ярдәм итә. Чиста һәм салкынча су даими бирелергә тиеш, бигрәк тә сыерны сауганнан соң.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

Районыбызда юбилярларны ойләренә барып котлау матур традициягә әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International