Татарстан Республикасы буенча Пенсия фоды Бүлекчәсе республикада ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт һәм ышаныч чыганагы булды һәм шулай булып калачак. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйли, рухи, мәдәни һәм милли традицияләрне сакларга ярдәм итә.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9 - 11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак.
Пандемия быел халкыбызның борынгыдан килгән милли бәйрәмен үткәрүдә дә үзгәреш кертте. Быел аны халкыбыз онлайн рәвештә генә күзәтә алды.
4 июльдә онлайн Сабантуй бәйрәме Арчада да узды
2–4 июль көннәрендә Лаешта Казан фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә базасында “Татарстанда “Кыр көне – 2020” үткәрелде
Анда безнең районнан да җитәкчеләр, белгечләр, фермерлар катнашты.
3 июльдә Авыл көненең чираттагысы үтте, бу юлы авыл җирлекләре башлык-лары Иске Кырлай муниципаль берәмлегендә булдылар.
Бердәм дәүләт имтиханнарын 3 июльдә тапшыра башладылар. Быел районда барысы 180 бала 11нче сыйныфны тәмамлады
Арчаның 2нче мәктәбе яныннан үткәндә кайберәүләр: “Бу халык ник җыелды икән?” – дип аптырый. 6 июньдә мәктәп яны аерата җанлы иде. Чөнки 11нче сыйныфны тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Монда барлык район мәктәпләреннән киләләр.
2020 елның 4 июлендә Арча муниципаль районында Альберт Хәким улы һәм Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллиннар гаиләсенә иҗтимагый бүләк, «Мәхәббәт һәм тугрылык " медале тапшырылды. Тантана онлайн режимында узган Сабантуй-2020не бәйрәм итү кысаларында узды.
Халкыбыз бәйрәме Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә, безне рухи асылыбызга һәм милли традицияләргә кайтара, буыннарның эзлекле элемтәсен тәэмин итә. Сабантуй авыл хезмәтен данлый һәм җирнең уянуын гәүдәләндерә, шуңа күрә бу бәйрәмдә без фидакарь хезмәте белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.
3 июльдә Авыл көненең чираттагысы үтте, бу юлы авыл җирлекләре башлыклары Иске Кырлай муниципаль берәмлегендә булдылар. Семинар барышында җитәкчеләр Д.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә тәҗрибә участогын карадылар һәм ягу сезонына әзерлек белән таныштылар, яңартылган китапханәгә керделәр. Әлеге бина 2019 елда җирлек акчасына һәм “Казанка” ширкәте җитэкчесе Айдар Сабировның ярдәме белән төзекләндерелде.