Авыл көне үткәрелде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

3 июльдә Авыл көненең чираттагысы үтте, бу юлы авыл җирлекләре башлык-лары Иске Кырлай муниципаль берәмлегендә булдылар.

Семинар барышында җитәкчеләр Д.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә тәҗрибә участогын карадылар һәм ягу сезонына әзерлек белән таныштылар, яңартылган китапханәгә керделәр. Әлеге бина 2019 елда җирлек акчасына һәм “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабировның ярдәме белән төзекләндерелде. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов коллегаларына быел 6 айда башкарылган эшләр турында сөйләде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мөндеш авылында семинарда катнашучылар балалар бакчасы, башлангыч мәктәп эшчәнлеге, күпфункцияле үзәк һәм универсаль спорт мәйданчыгы эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңгы ике объект илкүләм проектлар ярдәмендә барлыкка килде. Авыл җирлекләре башлыклары Хәлим Гариповның крестьян-фермер хуҗалыгында яңа фермада булдылар, җитәкче белән сөйләштеләр, хуҗалыктагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үттеләр. Социаль объектларда булганнан соң җитәкчеләр мәчетләрне, зиратларны карадылар. Семинарның йомгаклау өлеше Иске Кырлай төп мәктәбендә узды, анда җирлек башлыклары фикер алыштылар, районның җирле үзидарә органнарын үстерүнең мөһим мәсьәләләрен тикшерделәр.

 

Ильяс Сәхәпов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International