Онлайн Сабантуй уздырдык

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Пандемия быел халкыбызның борынгыдан килгән милли бәйрәмен үткәрүдә дә үзгәреш кертте. Быел аны халкыбыз онлайн рәвештә генә күзәтә алды.

4 июльдә онлайн Сабантуй бәйрәме Арчада да узды

Арча Мәдәният йорты фойесында бәйрәм кунакларын сәнгать осталары җыр-моң белән каршы алды. Аннан, бәйрәмне тантаналы рәвештә ачу һәм котлау өчен сәхнәгә район башлыгы Илшат Нуриев күтәрелде.

2020 — Татарстаныбыз, Арчабыз өчен вакыйгаларга бай ел. Быел без Бөек Җиңүгә – 75, ТАССР төзелүгә – 100, Арча районы оешуга 90 елны билгеләп үтәбез. Хөрмәт белән сәхнәгә ТАССР, Арча, Сабантуй әләмнәрен алып менделәр. Аларны алып менү хокукы районыбызның алдынгы спортчылары – 2019 елның абсолют батыры Илшат Идиятов, Россия спорт остасы, бокс буенча күптөрле ярышлар җиңүчесе Азамат Галиев, милли көрәш буенча Россия чемпионы Рәниф Нурисламовка бирелде. Сәхнәгә хезмәтләре белән елдан-ел уңышларга ирешеп, борынгы бабаларыбыз мирас итеп калдырган игенчелек һөнәренең дәвамчылары, быел “Абсолют Сабан батыры – 2020” исеменә лаек булган егетләр — авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә озак еллар нәтиҗәле, тырыш  хезмәт куючы механизаторлар күтәрелә. 1 урында “Игенче” ширкәте механизаторы Әхтәм Гарипов (4739 га җир эшкәрткән), 2 урында “Кырлай” ширкәте механизаторы Раил Рәхимов (4629 га), 3 урында “Северный” ширкәте механизаторы Фәнис Вәлиуллин (3315 га). Алар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бу көнне район башлыгы Илшат Нуриев карары белән алдынгы, булдык-лы райондашларыбыз — игенчеләр бүләкләнде, алар бүләкне дә район башлыгы кулыннан алды. Язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар һәм машина йөртүчеләр – “Язгы чәчү батыры – 2020” исеменә ия булучылар: “Ватан”нан Данис Әһлиуллин (2150 эт.га), “Тукай”дан Фидаил Сабиров (1820 эт.га), “Ашытбаш”тан Илнар Шакиров (1684 эт.га), “Ташкичү”дән Айрат Шаһидуллин (1465 эт.га), “Ак барс” агрокомплексы”ннан Гайнулла Шәймуллин (799 эт.га), “Заря”дан Рамил Шакиров (555 эт.га), “Курса МТСы”ннан Әхәт Шәрәфиев (415 эт.га), “Яңарыш”тан Фирдүс Мортазин (387 эт.га), “Казанка”дан Ингел Шәрипов (375 эт.га), “Ашыт”тан Илгиз Галәветдинов (313 эт.га), “Аю”дан Данил Лотфуллин (289 эт.га), “Кызыл Яр”дан Илдар Карәмов (223 эт.га), “Кишет”тән Зөлфәт Галиуллин (210 эт.га), “Төрнәле-Пошалым”нан Рамил Сабиров (151 эт.га). Елдагыча, милли бәйрәм барышында районның яшәешенә үз өлешләрен керткән хезмәт алдынгылары да читтә калмады. ТР физик тәрбия һәм спорт өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Арча” спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Венера Таджибаева, шушы ук мәктәпнең тренеры Марат Галиев ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина, районыбызның физик тәрбия өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераны Ягъфәр Шәмиев “ТАССРның 100 еллыгы” медаленә ия булдылар. Арчадан Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннар Арча район башлыгының Рәхмәт хаты һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнде. Узган ел Сабантуй көнендә дөньяга аваз салган сабый Илназның әти-әнисе — Иске Ашыттан Зәлилә һәм Илдус Сираҗиевлар да махсус бүләккә ия булды. Арча сәнгать осталары хезмәт алдынгыларына бәйрәм концерты бүләк итте. Җырларның һәммәсе диярлек авыл, туган җир, табигать белән бәйле иде.

2020 елның сабан батыры — Наласадан Әхтәм Гарипов белән сөйләшәбез. Авыл хуҗалыгында 26 ел тир түгә икән. “Армиядән соң чылбырлы тракторда эшли башлаган идем, 15 ел иярләргә туры килде үзен. Аннан көпчәкле тракторда, соңгы елларда “Нью-Холланд” тракторында. Эшләгәндә дәрәҗәле бүләкләргә өметләнеп эшләмисең инде, эшкә бар күңелеңне биреп, җирне яратып эшлисең. Хәзер техникалар яңа, заманча булгач, эшләве дә рәхәт. Элек иске техникаларда ничек эшләдек икән, дип уйлап куям”, — ди 10 ел чит ил техникасын иярләүче механизатор. Кулалмашы да шулай ук тырыш хезмәте белән исеме районда еш телгә алынучы Илнар Ситтиков икән. Әхтәм Гариповка исә бүгенге кебек дәрәҗә ят түгел, 2008 елның сабан батыры булган даны бар аның! 4 июль Әхтәм Әхмәт улы өчен икеләтә бәйрәм булган: туган көне һәм районның “Абсолют Сабан батыры – 2020” исеменә ия булу. Әлбәттә, батырның уңышларында хатыны Раилә ханымның өлеше әйтеп бетергесез. Гариповлар тату, тырыш гаилә үрнәгендә өч ир бала: Рәдис, Рәмис, Әгъзәмне үстерә. Рәдисләре мәктәпне тәмамлап Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә йөри. “Малайлар һәммәсе үземнең янда, техника тирәсендә кайнашып үсә. Киләчәктә авыл хуҗалыгы һөнәрен сайласалар, бик риза булабыз, әлбәттә. Үзара сөйләшкәндә “Авылда калам”, — диләр. Тик авыл хуҗалыгында калган яшьләргә хөкүмәт, оешма-ширкәт тарафыннан кызыксындыру чаралары күбрәк булсын иде. Өйләр салып бирсеннәр, акчаны тормыш алып барырлык итеп түләсеннәр... Яшәргә шартлар тудырылса, яшьләр авылда ник калмасын?!” — ди Әхтәм.

Сәхнәдәге зур экраннан җыр темасына кагылышлы авыл, табигать күренешләре күренеп бара. Гомере буе кырда эшләсә дә, игенчеләр бу матурлыкны туктап карап тора алмый, вакытлары юк. Ә бүгенге бәйрәм хезмәт ияләре өчен җанга рәхәт ял булды. Сезнең алда баш иябез, тырыш, фидакарь хезмәт ияләре! Сәламәт булыгыз! Рәхмәт сезгә!

 

P.S.

Онлайн Сабантуй мизгелләрен arvestnikның инстаграмдагы аккаунтыннан карый аласыз.

 

Розалия Зиннәтова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International