Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт һәм ышаныч чыганагы булды һәм шулай булып калачак. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйли, рухи, мәдәни һәм милли традицияләрне сакларга ярдәм итә.
Безнең районда нык, тату гаиләләр аз түгел. Бу гаиләләрдә безнең киләчәк буыныбыз - талантлы һәм иҗади яктан сәләтле балалар үсеп килә. Аерым рәхмәтемне озак еллар дәвамында ныклы мөнәсәбәтләр саклаган, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә белдерәм. Зирәклегегез, сабырлыгыгыз, күңел юмартлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен сезнең каршыгызда баш иябез. Ә яшь гаиләләргә үзара мөнәсәбәтләренең чисталыгын һәм эчкерсезлеген озак еллар саклап килгән, данлы гаилә традицияләрен саклаган кешеләрдән үрнәк алуларын телим.
Бу искиткеч бәйрәмдә һәр гаиләгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бер-береңә җылы караш, тынычлыкта аңлашып яшәүләрен телим.
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев