Районыбызда юбилярларны ойләренә барып котлау матур традициягә әйләнде. Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. һәм "Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Г. Х. Хәбир Кәбир улы һәм Нурания Зәйнетдин кызы Әбкалеевлар гаиләсен алтын туйлары белән Камил Минҗан улы Һәм Наилә Котдус кызы Дәүләтовлар гаиләсен изумруд туйлары белән котладылар, һәм үзара аңлашып, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр. Ирле-хатынлы парлар юбилярларны хөрмәтләү китабына кул куйдылар.
.jpg)
Бүгенге көнгә кадәр мәхәббәт һәм наз хөкем сөргән нык гаилә саклап калу – ике кешенең зур хезмәте. Мондый парларга тигезләнергә һәм көн саен аларның зирәклеген һәм гаилә тормышы сәнгатен өйрәнергә кирәк.