ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

“Арча хәбәрләре” газетасы призына Ашытбаш мәктәбендә укучылар арасында шахмат ярышлары булды. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин катнашты. Турнирда 70ләп бала уйнады. Әтнә һәм Балтач районы шахматчылары да килгән иде.

21 гыйнварда Иске Кырлай авылында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында авыл көне кысаларында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда районның 24 мәктәбеннән 150гә якын укучы катнашты. Укучыларга уңышлар теләп, аларга көч бирергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килде.

Район предприятиеләрендә, оешмаларда, муниципаль берәмлекләрдә хисап җыелышлары башланды. Аларда район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнаша.

Район башлыгы Илшат Нуриев бер төркем мәгариф хезмәткәрләре белән очрашты.

31 гыйнварда 15 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге бинасы, 11нче бүлмә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Илдар Гыйльметдинов гражданнарны кабул итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт дип уйлыйм. Тик уйлау бер нәрсә, ә менә үзең шуның урынында булсаң... Тәрбиячегә педагог кына түгел, психолог та, җырчы, биюче, кыскасы, артист та булырга кирәк. Бала күңелен яулау җиңел хезмәт түгел.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

21 нче январь көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы районыбызның 24 мәктәбеннән 143 укучы катнашты

20 нче гыйнвар көнне Арча укучылар Сараеның “Сөембикә” һәм “Гөлләр” бию төркемнәре, Гыйлаҗиева Илһамия Мөбәрәк кызы җитәкчелегендә,"Tatarstan. ru" VII нче Ачык Идел буе региональ балалар һәм яшьүсмерләр бию төркемнәре конкурсында катнашып кайттылар. Узләренең шаян искиткеч биюләре белән чыгыш ясап “Гөлләр” коллективы 1 нче урынга лаек булды. 22 нче гыйнвар көнне барлык катнашучылар "Fun 24" күңел ачу үзәгендә ял итеп кайттылар. Җиңүчелэребезне котлыйбыз!


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

       20 нче гыйнвар  көнне Арча районы Наласа  урта гомуми белем мәктәбе базасында ”Милли мәктәп– югары  мәктәп- әхлаклы һәм көндәшлеккә  сәләтле булган  шәхес тәрбияләү моделе” исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. 

Арча муниципаль районында "Ел укытучысы бәйгесенең" "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе " номинациясе ярышлары старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International