Җилләрне дә узып...
21 гыйнварда Иске Кырлай авылында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында авыл көне кысаларында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда районның 24 мәктәбеннән 150гә якын укучы катнашты. Укучыларга уңышлар теләп, аларга көч бирергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килде.
Бу көнне Фәнил Канәфи улы гомеренең 49 яшьлеген билгеләп үткән булыр иде... Бу төндә ул җәмәгате Лилия ханымның битеннән сыйпап төшенә кергән. “Туган көне алдыннан гел шулай сыйпапмы, кагылып китепме төшкә керә”, — ди Лилия Гарәфиева. Үзен онытмаганнары өчен рухы шатланадыр, күрәсең. Оныклары ярышларга Фәнил абыйның әнисе Дания апаны да алып килгән. Улының исемен онытмаганнары, аның хезмәтләрен әле дә бәяләп яшәгәннәре өчен һәркемгә рәхмәтле Дания апа. Андый олы йөрәкле кешене онытып буламы соң?! Районда Фәнил Гарәфиевның исемен, аның игелекле кеше булганын белмәүчеләр сирәктер. Дания апа да: “Бик игелек- ле, изге күңелле иде балам, арадан бер булды ул, — дип искә ала. — Кыш җитсә Әзәктән Кырлайга кадәр мәктәпкә чаңгы белән төшә иде, мәктәптә укыганда оста чаңгычы булды. Әйбәт укыды, бөтен спорт чараларында катнашты, беренче булып алына иде. Кайда гына укыса, эшләсә дә спортны үз итте, башлап йөрүчеләрдән булды ул. Бик ярдәмчел иде. Кемгәдер ярдәм кирәклекне ишетүгә булышырга ашыкты. Үз ширкәтен ачкач та, “Кешегә эш була, әни”, — дип шатланды. Кышын эшчеләргә эш булсын дип йортлар салдыра иде. Бар гамәле игелек эшләүдә булды”.
Иске Кырлай мәктәбе коллективын чаңгылар бүләк итеп сөендергән иде Фәнил Гарәфиев. Үзе дөньядан китсә дә, бер чорда укыган дусты Айрат Ситдыйков аның туган көнендә район күләмендә чаңгы ярышы уздыруны традициягә кертә. Быел алтынчы ел уза мондый ярышлар.
Айрат Ситдыйковның чаңгыга мәхәббәт тәрбияләүнең тырышлыгы юкка түгел. Иске Кырлай мәктәбе чаңгычылары республика күләмендәге ярыш- ларда да сынатмый. “Айрат абый балаларны мәктәпкә кергәч үк чаңгыга бастырырга тырыша, — ди 9 сыйныф укучысы Илүзә Фазлыева. — Без чаңгы белән нинди ярышларда катнашсак та урынсыз кайт-кан юк. Узган ел республика күләмендәге ярышларда мәктәбебездән 4 укучы алдынгы урыннарны алуга иреште. Кыш көне дәресләрдән соң көн саен чаңгыга басабыз. Күнегүләрне җәй көне дә туктатмыйбыз без, чаңгы–роллерда йөрибез”. Бүген дә оста чаңгычы булуын күрсәтте Илүзә, сыйныфташы Динә Сәйфуллинадан әзгә генә калышып (Динә старт бирелүгә көндәшләрен әллә ничә метр артта калдырып элдертте) 2нче урынга чыкты. Шушы елгылар арасында алар алдынгы өч урынны өч сыйныфташ бүлеште: 3нче урында дуслары Ландыш Хәбиева.
Дулкынландыра. Укучылар гына түгел, укытучыларны да. Әнә, Кәче мәктәбеннән укытучы Хәйдәр Зәйнуллин борчылып йөри. “6нчы сыйныфтан Рөстәм Зәйнуллинны алып килдем. Мәктәпнең иң оста чаңгычысы ул, ел саен бирегә үзе теләп килә”, — ди. Курса–Почмак мәктәбеннән Хәлил Хәсәнов Инсаф Җәләлиев белән Салават Фәйзрахмановны алып килгән. Егетләр шушы көннәрдә генә Зәйдә узган ярышларда катнашып кайткан. Чаңгыда күнегүләре 6 сыйныфта Сеҗе мәктәбендә укыганда Фәрит Нәгыймов күзәтүе астында башланган, бирегә 10нчы сыйныфка килгәч Хәлил абыйлары кул астында дәвам иткән. “Чаңгыда йөрү сәламәтлеккә файдалы, уй–фикерләрне тупларга ярдәм итә”, — ди алар. Бүген 1999–2000 елгы яшүсмерләр арасында Салават 3 урынга лаек булды.
Ярышларны уздыруда иганәчеләр “Металл” һәм “Кырлай” агрофирмасы ширкәтләре ярдәм күрсәткән.
Бүген биредән җиңүчеләр көч алып, алдынгы урыннар яулау насыйп булмаганнар киләсе ел өчен ныклап шөгыльләнергә дигән максат куеп, Дания апа килене Лилия һәм оныклары белән улы Фәнилне онытмаганнары өчен оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралышты. Фәнил Гарәфиевнең рухы шат булсын...
Розалия
Зиннәтова