Шахмат фанатлар белән яши
“Арча хәбәрләре” газетасы призына Ашытбаш мәктәбендә укучылар арасында шахмат ярышлары булды. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин катнашты. Турнирда 70ләп бала уйнады. Әтнә һәм Балтач районы шахматчылары да килгән иде.
Балалар бик бирелеп уйнадылар. Тренерлар ярышка иң яхшыларны алып килергә тырышкан. Соңыннан оста уйнаучылар һәм тренерлар белән сөйләштек.
– 15 ел балаларны шахмат уйнарга өйрәтәм, – дип сөйләде Укучылар сарае тренеры Айдар Яхин. – Әти тынгысыз кеше иде. Балаларны бик яратты. Ул да рәсем ясарга, шахматка өйрәтте.
Бүгенге уңышлар турында сүз башлагач, Айдар Узбәкович җанланып:
– Менә 2 сыйныфтан Камил Мөхәммәтҗанов 3нче урынны алды, – дип күрсәтте.
Камилдән:
– Өйдә уйныйсыңмы? – дип сорыйм.
– Өйдә 9 сыйныфта укучы абый белән уйныйм. Бүген Әтнәнең оста уйнаучы малае Самат белән “ничья”га уйнадык.
– 5 сыйныфта укучы Нияз Галәветдинов яшьтәшләре арасында 1нче урынны яулады, – дип, чакырып алды укучысын Айдар Яхин.
Таныш егет. Чөнки мин аны Укучылар сараенда шахмат уйнаганда уйланып утырганын гел күрәм.
– Шахмат түгәрәгенә 6 яшьтән йөри башладым, – дип сөйләде Нияз.
– 7 яшьтән үзеннән зурларны ота иде инде ул, – диде остазы.
– Өйдә дә өйрәтүче бар мәллә? – дип сорыйм Нияздан.
– Өйдә китап бар, шуның буенча да шахмат серләрен өйрәнәм. Вакыт булганда көн дә диярлек Укучылар сараена йөрим. Ярышларда көчле уйнаучылар күбрәк булсын иде. Алардан осталыкка өйрәнеп каласың бит! Йомшак уйнаучылар белән кызык түгел. Ә алар күп...
Казанда әле яңа гына 122 шахмат уйнаучы арасында 9нчы урынны алып кайткан, бүгенге ярышта 1–4нче сыйныфлар арасында 1нче урынга лаек булган Әтнәдән 7 яшьлек Самат Шәрәфиев (тренеры Раил Шакиров) ярышка әнисе белән килгән. Әнисе Лилия: “Шахмат белән үзе кызыксынды”, – ди. Һәм тагын: “Арчага бассейнга йөрибез, 17 километр ераклыктагы район үзәге Әтнәгә йөреп укыйбыз”, – дип тә шаккатырды.
Яңа Кенәр мәктәбеннән тренер Таһир Сәмигуллин укучысы Гүзәл Төхвәтуллина белән горурлана. Ул бүгенге ярышта 2нче урынны алды. Гүзәл Төхвәтуллина Яңа Кырлай мәктәбеннән 1нче урынны алган Фирүзә Минҗанова белән шахмат турында: “Башны эшләтә, киләчәктә һөнәр сайлаганда һәм эшкә урнашканда да, тормыш иткәндә дә ярдәм итәчәк”, – дип фикерләре белән уртак- лаштылар.
“Арча хәбәрләре” газетасының күчмә кубогын алган Бөрбаш мәктәбе командасы тренеры Ландыш Гарифуллинадан: “Сездә ничек?” – дип сораштык.
– Шахмат безнең кебек фанатлардан тора, – диде Ландыш. – Шахмат Кукмарада әйбәт куелган. Сездә дә ярышларны яхшы оештыралар.
Беренче урын Балтачның Бөрбаш мәктәбенә бирелсә, Шушмабаш мәктәбе шахматчылары – 2нче, Ашытбаш мәктәбе укучылары 3нче урынны алды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп командаларыннан аермалы буларак, Укучылар сараеның шахмат түгәрәгендә шөгыльләнүче команда (тренеры Айдар Яхин) үзенең Нияз Галәветдинов кебек оста уйнаучылары белән ихтирам уятты. Командага махсус приз бирелде. Шәхси беренчелектә җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Румия Саттарова