Вакцина ясату – пандемияне туктатуның бердәнбер юлы

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Соңгы арада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Арча районында хәлләр ничек тора? Соңгы арада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Арча районында хәлләр ничек тора?

Бу хакта без район хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов белән сөйләштек.

– Рифат Илшатович, безнең районда коронавирус белән бәйле вәзгыятьне ничек бәялисез? Коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен ачылган вакытлыча госпитальдә урыннар җитәрлекме?

– Соңгы вакытта яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 1,5 тапкырга артты. Шул ук вакытта кискен респиратор вируслы йогышлы авыруларның да артуы күзәтелә. Әгәр баштарак күбрәк өлкән яшьтәгеләр авырса, хәзер авыручылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Ел башында Арча район хастаханәсендә 30 урынга исәпләнгән вакытлыча госпиталь ачылган иде. Авыручылар саны арту сәбәпле 4 октябрьдән урыннар саны 50гә кадәр арттырылды. Бүген без стационарга үпкәләре зарарланган һәм хроник авырулары булган пациентларны салабыз. Коронавирус белән авыручыларның күбесе өйдә дәвалана.

Авыруны стационар шартларында дәвалау мәсьәләсен йогышлы авырулар бүлеге табибы яки, кичке вакыт булса, кабул итү бүлеге табибы хәл итә. Ул авыруның хәленә карап, үпкәләргә компьютер томографиясе билгели, аларга ни дәрәҗәдә зыян килгәнен һәм хроник авырулары булу яки булмавын исәпкә ала.

– Бүгенге көндә корона-вирусның балалар арасында да очравын ишетеп беләбез. Безнең районда авыручылар арасында балалар бармы?

– Пандемия башланганнан бирле бер елдан артык вакыт узды. Әлеге вакыт эчендә коронавирус инфекциясен дәвалау буенча 12 методик эшләнмә чыгарылды. Без авыруны дәваларга өйрәнеп бетсәк тә, вирус үзгәреп тора. Авыручылар арасында 30, 40 яшьлекләр дә бар. 60 яшьтән өлкәнрәкләр авыручыларның 30 процентын тәшкил итә.

Хәзер салкын тиеп авырган пациентлар да ПЦР-тест тапшыра, без барысын да коронавирус инфекциясе белән авыручыларны караган кебек үк тикшерәбез һәм дәвалау билгелибез. Бүгенге көндә 15–20 баланың тестлары уңай кайтты. Алар амбулатор шартларда дәвалана, педиатрлар өйләренә бара, алар барысы да безнең контрольдә. Эпидемия башында авыру йоктырган балалар әле аз булса, бүген андыйлар арта бара. 

– Үзеңне һәм якыннарыңны саклауның бердәнбер ысулы – ул вакцина ясату. Тик вакцина ясатучылар да авырый, дип санаучы кешеләр дә бар. Вакцина ясатучылар хастаханәгә эләгәме? Алар авыруны ничек кичерә?

– Бүгенге көндә вакытлыча госпитальдә дәваланучылар арасында вакцина ясаткан кешеләр юк. Вакцина ясату – авыруның авыр формаларыннан саклануның бердәнбер ысулы. Алар арасында авыручылар юк диярлек. Булган очракта да барысы да амбулатор рәвештә дәвалана, кислородка мохтаҗ түгел. Вакытында вируска каршы препаратлар кабул иткән очракта авыруны җиңел кичерәләр.

– Рифат Илшатович, район халкы исеменнән барлык табибларга, шәфкать туташларына, башка хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бездә медицина хезмәткәрләренә кытлык сизелмиме? Алар өчен саклану чаралары җитәрлекме?

– Мин дә, сезнең сүзләргә кушылып,  барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Бүгенге көндә табибларга, шәфкать туташларына һәм башка хезмәткәрләргә эш бик күп, чөнки хастаханә тәүлек буе эшли. Без башка төр авыруларга да ярдәм күрсәтми кала алмыйбыз. Имгәнүләр, юл-транспорт һәлакәтләре гел булып тора, хроник авырулар да кискенләшә. Пациентлар күп булу сәбәпле, барлык табибларга да эш бик күп. Саклану чаралары, дарулар – хастаханә эшчәнлеген тәэмин итү өчен нәрсә кирәк – болар барысы да бар.

– Аңлату эшләре алып баруга карамастан, вакцина ясатуга каршы чыгучылар бар. Безнең районда вакцина ясату белән хәлләр ничек тора?

– Бездә амбулатор рәвештә һәм стационарда дәваланучылар бертавыштан, ник вакытында вакцина ясатмадык икән, диләр. Кабатлап әйтәм, госпитальгә вакцина ясатучыларны салганыбыз юк. Аларның үпкәләренә зыян килми, югары температура күзәтелми, тын алуы авырлашмый. Минемчә, бары тик вакцина гына пандемияне туктатып кала ала. Тик безнең районда икеләнүчеләр күп әле. Безгә 18 яшьтән өлкәнрәк булган 80 процент кешегә вакцина ясарга кирәк. Бу 31471 кеше. Бүгенге көндә аларның бары тик 30 проценты гына вакцина ясаткан килеш. Бездә барлык төр вакцина да бар. Теләүчеләр теләсә кайсы вакытта безгә килә яки фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшерларга мөрәҗәгать итә ала. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинация темпының түбән булуы (21 процент) шулай ук борчу тудыра. Бу категория гражданнар авыруга бигрәк тә тиз бирешә һәм авыр формада уздыра.

– Коронавирус белән авырый башлаганнарга нәрсә эшләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә?

– Әгәр үзегездә салкын тию билгеләре сизәсез икән (ул коронавирус билгесе дә булырга мөмкин), 3–16–03 телефонына шалтыратырга һәм өйгә табиб чакыртырга кирәк. Әгәр поликлиникага килгәнсез икән инде, төп ишектән кермәгез. Бинаның кырыеннан югары температура белән авыручылар өчен махсус кабул итү оештырылды. Авыру билгеләре кичке вакытта сиздерсә, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк (03). Норматив буенча ашыгыч ярдәм 2 сәгать эчендә күрсәтелә, тик, мөрәҗәгатьләрнең күп булуын исәпкә алып, бу вакыт бераз артырга мөмкин. Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты фельдшерына мөрәҗәгать итә аласыз. Ул сезне карап, дәвалау билгели яки участок табибы белән элемтәгә керә.

Хөрмәтле район халкы! Барыгызга да сәламәтлек теләп калам, авырмагыз. Башкалар белән аралашуны киметүегезне, саклык чараларын үтәвегезне, маскалар киюгезне, кулларыгызны юып йөрүегезне, зур коллективлар белән җыелмавыгызны сорыйм. Авыруның беренче билгеләре күренүгә участок табибына мөрәҗәгать итегез.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International