Быелгы халык санын алу ничек узачак?

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүгеннән Бөтенроссия халык санын алу башланды. Ул агымдагы елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Соңгы тапкыр мондый исәпкә алу кампаниясе 2010 елның октябрь аенда үткәрелде.

Халык санын алу бер ел элек узарга тиеш иде, пандемия аркасында ул кичектерелде. Тик быел да ул катлаулы шартларда үтә. Сан алу ничек узачак? Нинди сораулар булачак? Гомумән, нәрсәгә кирәк ул халыкны санау? Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертү өчен без Арча районы статистика бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәтгалиевка мөрәҗәгать иттек.

– Халык санын алу – ун елга бер уздырыла торган чара. Ул халыкның санын, милләт төрлелеген исәптә тотарга мөмкинлек бирә. Алынган саннар алдагы еллардагы нәтиҗәләр белән чагыштырып өйрәнелә. Халык санын алу районда күпме балалар бакчасы, хастаханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей, клуб, мәктәп төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шуңа күрә халык санын алуда һәркемнең катнашуы мөһим.

– Кешеләр турында барлык мәгълүматлар төрле дәүләт оешмаларында бар бит инде, шулай булгач халык санын алу нигә кирәк?

– Чыннан да, халык турында мәгълүматлар төрле административ чыганакларда бар, әмма алар барысы да халыкның бер өлеше турында гына һәм алар тулы булмаска да мөмкин. Мәсәлән, паспорт өстәлләрендә халыкның пропискасы турында мәгълүматлар бар, ә чынлыкта бу кешеләр башка адрес буенча яши ала. Ә бу очракта  халык санын яшәү урынына карап алабыз. Моннан тыш, административ чыганаклардагы мәгълүматлар халык санын алганда җыела торган барлык юнәлешләрне колачламый. Мәсәлән, белем дәрәҗәсе һәм туган тел, кешенен милләте турында мәгълүматлар.

– Халык санын алганда нинди сорауларга җавап бирәсе була?

– 3 төрле бланк кулланылачак. “Л” формалы бланк кешенең үзе турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән. Анда 23 сорау бар. Алар арасында җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем, эш белән тәэмин ителеш кебек сораулар тупланган. “П” формалы бланк яшәү урыны турындагы 10 сораудан тора. Әлеге сорауларга җавап бирер өчен торакның гомуми мәйданын, кайсы елда төзелгәнен, бүлмәләр санын, торак йортта яшәү өчен нинди унайлы шартлар булдырылганын белергә кирәк. Югарыда әйтеп үтелгән бланкларны һәркемгә тутыру мәҗбүри. Ә өченче бланк формасы Россиядә вакытлыча торучылар өчен генә. Әлеге “В” формалы бланкта барлыгы 7 сорау. Биредә җенесне, яшьне, даими яши торган илне, Россиягә килүнең максатын күрсәтергә кирәк. 

– Ничә яшьтән башлап кеше исәпкә алына?

– Халык санын исәпкә алуга, яшенә карамастан, илнең барлык халкы керә. 14 яшьтән кеше үзе исәпкә алучының сорауларына җавап бирә ала, ә кече яшьтәге балалар турындагы мәгълүматларны ата-аналар бирәчәк.

– Халык санын алучыга нинди документлар күр-сәтергә кирәк?

– Бернинди документлар да күрсәтергә кирәк түгел, барлык мәгълүмат кешенең үз сүзләреннән языла.

– Исәпкә алучыны ничек танып булачак?

– Исәпкә алучы Бөтен-россия халык санын алу логотибы төшерелгән киемнән булачак: яктылык кайтаргыч полосалары булган зәңгәр жилет һәм махсус шарф. Шулай ук планшет һәм бланклар  өчен зәңгәр төстәге махсус сумка булачак. Исәпкә алучы шулай ук паспортын һәм махсус таныклыгын күрсәтергә тиеш.

– Быелгы халык санын алуда берничә юл белән катнашып булганы билгеле. Шулар турында әйтеп үтегезче?

– Әйе, ул быел өч төрле юл белән узачак. Беренчесе традицион юл: 18 октябрьдән 14 ноябрь аралыгында махсус киемнән булган исәпкә алучылар өйдән-өйгә йөри. Быел беренче тапкыр халык санын алу планшетлар ярдәмендә башкарылачак. Бары тик хезмәткәр биргән сорауларга җавап кына бирәсе була. Ә өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр исә халык санын алуда махсус стационар урыннарга барып та катнаша ала. Ул Арчада күпфункцияле үзәктә, ә авылларда авыл җирлеге биналарында урнашкан. Стационар пунктлар 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы исәпкә алуда читтән торып та (онлайн)  катнашырга мөмкин. Моның өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталына керергә, “Халык санын алуда катнашу” дигән махсус төймәгә басып, тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирергә кирәк. Сорауларга җавап биреп бетергәч, анда катнашкан һәркемгә QR-код җибәреләчәк. Ул җанисәптә катнашканлыкны раслый. QR-код халык санын алучыларның базасына да җибәреләчәк. Өйгә килгән халык санын алучыга да шул кодны күрсәтергә кирәк булачак. Ул аны базага килгән мәгълүмат белән чагыштырачак. Бу мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга була.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International