Күршеләрдә – кош гриппы!

2021 елның 15 октябре, җомга

Әңгәмәдәшебез – “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Ленар Сабиров.

– Ленар Исрафилович, күрше төбәкләрдә кош гриппы ачыклануы турында шомлы хәбәрләр килә.

– Әйе, Самара, Саратов өлкәләрендә, Башкортстанның Туймазы районында карантин игълан ителде. Бездә дә саклык чаралары күрелә.

– Саклык чаралары нидән гыйбарәт?

– Беренче чиратта йорт кошларын (каз, үрдәк, тавык) чыгарып йөртмәскә. Алар кыргый кошлар белән аралашырга тиеш түгел. Шулай ук читтән  йорт кошлары, азык алып кайтканда барлык ветеринария документлары тәртиптә булырга тиеш.

– Бездә тиешленең киресен эшләүчеләр дә бар. Әгәр йорт кошларын чыгарып йөртүне дәвам итсәләр?

– Беренче очракта аңлатабыз, кисәтәбез. Алай да аңларга теләмәсәләр, беркетмә төзибез. Бу мәсьәләне җирлекләр контрольдә тотарга тиеш, 89393825699 номеры белән миңа шалтыратырга да була!

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International