Куяннар рәхмәт әйтер

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Укучыларның сыерчык оялары, җимлекләр куюлары, табигатьне яратырга өйрәнеп үсүләре  күңелләргә хуш килә торган гамәл.

Без башлангыч сыйныфта укыганда укытучыбыз Нурдидә апа якын-тирәдәге иң биек урынга алып барды. Чыннан да аннан бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора иде. География дәресендә өйрәнгәннәрне без шулай табигатькә чыгып беркеттек.

 Дөрестән дә, иң биек урын булгандыр инде ул. Соңрак анда агач манара төзеп куйдылар. Без – малайлар анда менәргә ярата идек, тик, күпме тырышсак та, очына кадәр менә алучы булмады. Ул манараны козгыннар бик ярата иде, тирә-якны шуннан карап утырганнардыр инде. Мондый манараларны хәрбиләр төзегән, дип әйтәләр иде. Тора-бара тузып, авып төште алар, космоска менә башлагач агач манара кемгә кирәк инде?

Югары Курса мәктәбендә (Курсави мәдрәсәсе бинасында) укыганда сыйныф җитәкчесе Роза апа тимер юлның аръягындагы Зәңгәр күлгә алып барды. Беренче тапкыр урманны да шунда күрдек бугай. Борындык дигән җәнлек тә тоттым әле мин анда. Тиенгә охшаган җәнлек ул, аркасындагы буй-буй сызыклардан аерып була. Аннан борындык тиен кебек агач куышында түгел, ә җирдәге өнендә яши, оста сызгыра да белә. Билгеле, җәнлекне үз урманына кире җибәрдек.

Әлеге сәяхәттән алган тәэсирләр гомер буе сак-лана, урманнарда күпме йөреп борындыкны да башка очраткан булмады.

Шушы көннәрдә шә-һәрнең 6нчы номерлы мәктәбеннән шалтыраттылар. Аучылык биләмәләрендә кыргый җәнлекләр өчен ашаткычлар кую һәм азык-лар кую акциясе бара икән, шул мәсьәләдә киңәш сорыйлар. Мин бит әле  журналист кына түгел, ә район аучылар җәмгыяте рәисе дә. Безнең җәмгыятьнең 25 мең гектар биләмәләре бар. Кемдер аучылар табигатькә зыян салучылар, дип уйлыйдыр. Чын аучы – табигатьне саклау-чы ул. Киек җәнлек һәм кошларга кышкы чорны яшәп чыгуы кыен, бигрәк тә тозга мохтаҗ алар, шулай ук печән һәм витаминлы үләннәр киптереп эләбез. Соры көртлекләргә бөртек, ком, вак таш салу урыннары бар. Җәнлекләр дөньясы белән урыннарга барып танышуны, аларга булышырга теләүне ничек хупламыйсың инде!

Көн искиткеч матур, октябрь кояшы да җылылык бөрки әле. Урман полосалары быел озакка сузылган алтын көзнең тәмамланып килүен искәртә. Чыршы, наратлар гына мәңге яшел. Шулай ук уҗым басулары яшел хәтфә кебек җәелеп ята, табигатьнең төсләргә иң бай чагы.

Укучылар менә шундый матурлыкка хозурландылар, кыр куяннары өчен куелган тозлыкларга тоз салдылар, көлтәләр элделәр.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International