Арчага өйрәнергә киләләр

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Соңгы өч чәршәмбе рәттән Арчага Россиянең төрле төбәкләреннән шәһәр идарәчеләре (мэрлар һәм аларның командалары) килде.

Татарстанда  Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсе өчен белгечләр әзерләү программасы кысаларында укулар үтә. Менә шул программада Арча районында да булу каралган. “Безнең өчен бу – зур хөрмәт!” – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов.

Кунаклар башта Арча турында фильм карадылар. Аннан соң Расул Ринат улы район белән таныштырды, дәүләт программалары ярдәмендә башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сөйләде. “Безнең эштә өстенлекле юнәлеш булып кешеләр турында кайгырту, эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру тора, – диде ул. – Республика программалары һәм илкүләм  проектлар нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән”.

Соңгы 5 елда 63 социаль-мәдәни объектлар тәртипкә китерелде, 22 яңа объект төзелде, 7 җәмәгать урыны ясалды, 52 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелде.

Проектларны тормышка ашырганда халык фикерен белү, өйрәнү мөһим. Арчалар парк-лар һәм яр буйларын, мәйданнарны һәм урамнарны төзекләндерү проектларын тикшерүдә актив катнаштылар. Һәм без бу объектларның бик кирәкле булуын, район халкына һәм кунакларга ошавын күрәбез.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел Парклар һәм бакчалар елы дип игълан ителгән иде. 2015–2016 елларда Арча шәһәрендә Җиңү паркы, Габдулла Тукай, Вокзал яны бакчалары, экстремаль спорт төрләре паркы төзелде.

2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. 2016–2017 елларда Казансу елгасы ярларын төзекләндерүнең беренче һәм икенче чиратлары тормышка ашырылды. Казансу елгасы буенда, үзәк стадион белән бергә, бердәм парк зонасы барлыкка килде. Җәй буе бала-чага, өлкәннәр, кунаклар шунда рәхәтләнеп ял итә. Биредә югары дәрәҗәдә төрле мәдәни, спорт чаралары үткәрү мөмкинлеге туды. Ташландык җирдә ясалма күл барлыкка килде.

2018 елда шәһәрнең төп урамы булган Зур урамны һәм Совет мәйданын төзекләндерү эшләре башланды. Урамның озынлыгы – 2,2 км. Төзекләндерү 5 чиратта уза.

Арча шәһәре “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектында берничә тапкыр катнашты. Ниһаять, 2021 елда җиңүче булды. Төбәк һәм федераль бюджетлардан Коммуна урамын төзекләндерүгә акча бирү планлаштырыла. Беренче чиратта вокзал яны мәйданын (шәһәр капкасы) төзекләндерү күздә тотыла. Поезд көтү зоналары уңайландырылачак, агач-куаклар, чәчәкләр утыртыла, күләгә урыннар ясала. Җәяүлеләр зоналары, велосипед юллары барлыкка киләчәк.

Якындагы елларда күп катлы йортлар янында 50 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Кунакларның сорауларына Расул Ринат улы тулы җавап биреп барды. Үзара салым программасы буенча сораулар күп булды. Әлеге программа Татарстанда гына гамәлдә.

Соңыннан шәһәр буйлап сәяхәт оештырылды. Очрашу “Казансу” паркында тәмамланды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International