Кешесенә карап эшли комбайн

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Хәзер инде басуларда куәтле техника эшли, дөрес итеп саклаганда, сакчыл караш булганда гына озак еллар хезмәт итәчәк байлык бу.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге  комиссия  район хуҗалыкларында техниканы саклауга кую һәм төзәтүнең торышын карап чыкты.

– Хәзерге техника бик кыйммәт, комбайннар, тракторлар, чәчү комплекслары дистә миллионнар тора, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Күпчелек техника елга бер-ике ай гына эшли. Калган вакытта ул яхшы итеп сакланырга тиеш. Шул чакта гына аның гомере озая, алган бәясен каплый ала. Аннан, нинди генә куәтле техника кайтса да, кеше факторы барыбер мөһим булып кала.

Моның шулай икән-леген “Ашытбаш” ширкә-тендә бигрәк тә ачык күрдек. Түбә астына кертеп куелган ике комбайн янына килдек. Берсе быел беренче сезонын эшләгән. “Тегесе дә яңа кайткан ахрысы”, – дим. “Унике сезонын эшләгән комбайн инде ул!” – димәсеннәрме. “Хәбибуллиннар эшләгән комбайн ул!” – дип тә өстәделәр. Әлеге эшчән гаиләне күпләр белә. Зөлкарәм Хәбибуллин уллары Илгиз, Илфат, Илшат белән эшләгән комбайн бу. Уллары чиратлашып, җайларына карап эшлиләр. Алай-болай төзексезлек килеп чыкса төнлә төзәтәләр. Кирәкле частьларны Илфат үзе ясый. Тагын бер шаккатырган әйбер – комбайнны һәркөн кичтән чистарталар, юалар!

Кайбер хуҗалыкларда мондый кадер-хөрмәт елга бер тапкыр да эләкми әле. Мондый мисалларны быел да күрергә туры килде.

Гомумән алганда, комиссия хуҗалыкларның эшенә уңай бәя бирде. “Северный”, “Казанка”, “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Кырлай” ширкәтләрендә техниканы саклауга, төзәтүгә җаваплы карыйлар.

“Северный” ширкә-тендә техниканы бөтен таләпләргә туры китереп саклауга куйганнар. Соңгы вакытта яңа техника да күп кайтты һәм кайта. Биредә чистартылмаган, юылмаган техника күрмәссең, һәркайсы рәткә тезеп, күтәртеп куелган, алынасы узеллар складка урнаштырылган. Рөстәм  Хәйруллин җитәкчелек иткән елларда урнашкан тәртип  саклана. “Җәй дәвамында паркның үләнен өч тапкыр чаптык, чалгы белән керә алмаган урыннарда кул белән йолкыдык”, – ди баш инженер Самат Йосыпов.

“Казанка” ширкәтендә быел 50 млн сумлык куәтле тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары алганнар.

Киләчәкне күз алдында тоткан җитәкчеләр куәтле техника алырга тырышалар. Мәсәлән, чылбырлы тракторлар җир эшкәртү өчен бик әйбәт, заманында алар үзләрен аклады. Әмма бүгенге көн таләпләренә туры килмиләр инде, аннан аларны чыгару да туктатылды диярлек. Мондый техникага яшьләр утырмый да. Ә менә  “Нью-Холланд” тракторы 4–5 “ДТ”ны алыштыра. Кеше дә азрак кирәк, ягулыкка да экономия. Аларның агрегатлары да 24 метр киңлектә, эшләп чыгару күпкә арта. Бүген авыл хуҗалыгында энергия саклый торган куәтле техникага күчү бара.

Районда цифрлы технология белән эшләүгә күчкән хуҗалыклар да бар. Бу басуларга ашлама, агу-химикатлар керткәндә, чәчүдә бик уңайлы. “Агросигнал” программасы техниканың күпме эшләгәнен, хәзерге вакытта кайда икәнлеген, күпме ягулык тотканлыгын контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Бер  хуҗалыкта шушы яңалык кергәч “КамАЗ” шоферы  эшен ташлап  китеп барган. Моңарчы ул көн саен 120 литр ягулык тоткан, тапшыргычлар куйгач чыгым 80 литрга калган. 40 литры “чумарага” китеп барган булган.

Баштарак механизаторлар әлеге яңалыкка сагаеп караса, хәзер инде күнегеп баралар, диләр. Чөнки экономия өчен премия түлиләр, башка кызыксындыру чаралары эшләнгән.        

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International