Депутатлар Арчада

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин булып китте.

Депутатлар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул иттеләр.

Районыбызның шәрәфле гражданы Илдус Сәгъдиев бүгенге көндә күпләрне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

– Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балаларына нинди дә булса ташламалар кертеп булмас микән? – диде ул. – Икенче соравым да шушы темага кагыла. Сугыш чорында биш миллионга якын кеше хәбәрсез югалды. Табылганнары бар, табылмаганнары да күп. Аларны сугышта һәлак булганнар итеп тану мәсьәләсен Дәүләт Думасында карап булмас микән?

Рөстәм Кәлимуллин бу сорауларны Дәүләт Думасына җиткерергә вәгъдә бирде.

– Профсоюз кертемнәрен бюджет өлкәсендә эшләүче һәр кеше түләп бара. Әмма юлламалар, төрле чикләүләр нәтиҗәсендә, барысына да бирелми. Бу чикләүләрне яңадан карап булмыймы? – дип сорады халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова.  

 Гражданнар белән очрашудан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Арча муниципаль районының вәкаләтле органында “Бердәм Россия” фракцияләре депутатларының икътисад һәм социаль өлкәнең, районның һәм халкының тормышын  тиешле дәрәҗәгә күтәрү буенча эшләүче барлык системаларның тотрыклы үсешенә ирешү, милләтара, конфессияара һәм гражданлык килешүе  мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.  

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар ункөнлеге кысаларында Рөстәм Кәлимуллин Арча станциясендә яшәүче Айрат Низамов белән өендә очрашты, аңа азык-төлек җыелмасы тапшырды, аралашты, гозерен тыңлады, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Айрат тумыштан инвалид. “Бик күп операцияләр кичерде. Бөтен тормышымны балама багышладым. Шуның нәтиҗәсендә гаиләм дә таркалды. Үзем Арчаның икенче мәктәбендә укыттым. Әнием белән энем булыштылар. Бер операциядән соң Айрат йөри башлады, әмма таякны ташлый алмады. Таяксыз йөри алмый. Хәзер икебез генә яшибез. Икебезнең генә пенсиягә тормыш алып бару бик авыр. Айратка берәр эш булса иде”, – диде әнисе Мөслимә ханым.

Рөстәм Кәлимуллин “Арча“ спорт комплексы белән танышты. 2009 елда төзелгән бинага ныклап төзекләндерү кирәк. Депутат аеруча шуның белән кызыксынды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International