Хөрмәтле райондашлар!

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Гадәттәгечә декабрь башында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау кебек мөһим проблемаларны чишүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, инвалидлар ункөнлеге уза.

Ункөнлек – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата кайгырту, шәфкатьлелек һәм ярдәм күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Бүгенге көндә безнең районда мөмкинлекләре чикле булган 7312 кеше яши. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Шунысы куанычлы, алар физик мөмкинлекләре чикле булса да, актив тормыш позициясе алып баралар, үз өлешенә төшкән авырлыкларны җиңеп, тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылалар. Алар – гаҗәеп язмышлы һәм гаҗәеп ихтыяр көченә ия кешеләр, аларның яшәүгә омтылуларына сокланмый мөмкин түгел. Кызганыч, алар арасында һәр адымы, һәр хәрәкәте зур авырлыклар белән бирелә торган кешеләр дә бар.

Җирле үзидарә органнарына еш кына мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар торак-көнкүреш шартларын яхшырту, кыйммәтле дарулар һәм беренче кирәк-яраклар сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә.

Мөмкинлекләре чикле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан  “Йөрәктән – йөрәккә” дигән марафон старт алды. Аның кысаларында “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте”нең  Арча районы иҗтимагый оешмасы исәп-хисап счетына акча җыю оештырылды.

Хөрмәтле арчалар! Сезне мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата ихтирам күрсәтергә һәм “Йөрәктән – йөрәккә” марафонына кушылырга чакырам.

 

Реквизитлар:

ПАО «АК БАРС» БАНК г.Казань

БИК БАНКА- 049205805

Кор счет – 30101810000000000805

КПП 160901001

Арская районная организация общественной организации «Татарская республиканская организация Всероссийского общества инвалидов» - «Общество инвалидов Республики Татарстан»

ИНН – 1609018020

Расч.счет – 40703810400210000001

 

Арча муниципаль район  башлыгы

И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International