Гөлнара Рәшитова истәлегенә

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Казандагы авиаһәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.

Быелгы турнир – сигезенчесе. Ул катнашучыларның күплеге белән аерылып торды. Анда барысы 64 спортчы катнашты. География дә киң – Казан шәһәре, Мари Иле, үзебезнең һәм күрше районнардан.

Көне буе барган бәйгедә 7 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Иң күп очконы җыеп Мари Иленнән Олег Иванов беренчелекне яулады. Балтачтан Рамилә Шаһимәрдәнова икенче урында!

Кукмара һәм Балтач районнарыннан килгән малайлар һәм кызлар матур уен күрсәтеп җиңү яуладылар. Безнең районнан бер генә укучы да катнашмавы бераз сәер тоелды.

Арча районы шахматчылары арасында Ришат Фатыйхов – беренче, Таһир Сәмигуллин – икенче, Марсель Хәлилов  өченче урында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International