Россия прокуратурасына – 300 ел

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

12 гыйнварда Россия прокуратурасы төзелүгә 300 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Арча районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән очраштык.

Фәнис Ринатович, прокуратура органнарына нинди бурычлар йөкләнгән?

– Россия Федерациясе прокуратурасы турындагы федераль законы нигезендә, прокуратура органнары бердәм федераль үзәкләштерелгән органнар системасы булып торалар һәм аларга Россия Федерациясе Конституциясе һәм законнарының үтәлешенә,  кеше һәм  гражданинның хокук һәм ирекләре үтәлүенә күзәтчелек итәләр. Шулай ук прокуратура җинаять эзәрлекләвенә, тикшерү органнарының һәм суд приставларының, җәза  үтәтү органнарының эшчәнлеген контрольдә тотарга вәкаләтле. Шулай ук прокуратура барлык хокук саклау органнарының җинаятьчелек белән көрәшү эшчәнлеген тәэмин итәргә тиеш.

– Тарихны да искә төшереп үтик.

– 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Россиядә прокуратура органнары төзү турындагы Указга кул куя. Россия прокуратурасы дәүләт, патша, чиркәү мәнфәгатьләрен генә түгел, ә үз мәнфәгатьләрен җитәрлек дәрәҗәдә яклый алмаган гражданнарның  мәнфәгатьләрен дә сакларга тиеш була. Петр I 1722 елның 27 апрелендәге Указы белән Россиянең генерал-прокуроры вазыйфасын раслый. Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры итеп П.И.Ягужинский билгеләнә.

1917 елгы октябрь революциясе нәтиҗәсендә яңа Совет дәүләте төзелә. Ил тормышындагы үзгәрешләр яңа юнәлеш ала. Инде 200 елга якын тарихы булган Россия прокуратурасы бетерелә. Әмма тормыш прокуратураның кирәклеген, әһәмиятен раслый. 1922 елның 26 маенда прокуратураны торгызу турындагы закон проекты кабул ителә. РСФСРның беренче прокуроры итеп Д.И.Курский билгеләнә.

ТАССРның беренче прокуроры Гыймаз Баһаветдинов була.

Татарстан Республикасы узган гасырның 20нче елларында җиде кантонга бүленә. Шуларның берсе – Арча кантоны. Һәр кантонга ТАССР прокурорының ярдәмчесе билгеләнә. 1926 елда кантоннарда штат арта, һәр кантонда ТАССР прокурорының беренче ярдәмчесе һәм ярдәмчесе барлыкка килә.

Арча кантоны территориясе һәм халык саны буенча иң зурысы була. Аның составына хәзерге Биектау, Питрәч, Әтнә, Теләче, Балтач районнары территорияләре дә керә. Барысы 815 авыл, 375 мең кеше яши.

1930 елда ТАССРда административ реформа уза, кантоннар бетерелә, районнар оеша. Арча районының беренче прокуроры Салих Ибәтуллин дигән кеше була.

– Арча районы прокуратурасында  эшләгән кайсы шәхесләрне аерым әйтеп китә аласыз?

– 1947–1970 елларда район прокуратурасында С.Низамов, К.Борһанов, В.Логинов, А.Куприянов, А.Мәҗитов, Ф.Закиров эшли.

1970 елда Арча прокуроры итеп Мөбарәк Әшрәпов билгеләнә һәм ул район прокуратурасын 1985 елга кадәр җитәкли. РСФСРның атказанган юристы исеменә лаек була.

Бүгенге көндә Мөбарәк Әшрәпович Арча шәһәрендә яши.

– Аннан соңгы елларда район прокуратурасында кемнәр эшли?

– 1985 елдан 2018 елга кадәр район прокуроры булып М.Иксанов, Р.Фәтхетдинов, Р.Гаптелганиев һәм Р.Сит-дыйков эшләде. Бу чорда район прокуратурасында эшләгән башка хезмәткәрләрне дә әйтеп китү урынлы булыр. Мәсәлән, прокурор ярдәмчеләре һәм тикшерүчеләр булып эшләгән Р.Закиров, В.Гыйниятов, Р.Хәкимҗанов, В.Талиповны, озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Нәҗипова Нурсөя Хәйдәр кызын аеруча мактап китәсе килә.

– Хәзерге коллективыгыз турында ниләр әйтә аласыз?

– Мин үзем 2018 елда Арча районы прокуроры итеп билгеләндем. Бүгенге көндә коллективта җиде кеше эшли. Прокурор урынбасары Ринат Газизов, өлкән прокурор ярдәмчесе Радик Хәбибуллин, прокурор ярдәмчеләре Динар Низамов, Эльвира Мозаффарова, белгеч Йолдыз Гарипова һәм машина йөртүче Айрат Рәхмәтуллин.

– Бәйрәм уңаеннан теләкләрегезне әйтеп үтсәгез иде.

– Мин барлык прокуратура хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны Россия прокуратурасының 300 еллык юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм! Нык сәламәтлек, иминлек, гаиләләрендә тынычлык телим!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International