Монда сүз яшәү урынындагы күршеләр турында түгел, ә эштәге күршеләр турында барачак.
Без алар белән бер бас-кычтан (3нче катта без) йөрибез, коридорыбыз да уртак. Көн дә очрашып, исәнләшеп йөри торгач тәмам үз кешеләр булып беттек бугай. Ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер безнең күршеләр.
Редакциягә теге яки бу мәсьәләдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кемдер кибеттән товар яки продукция алган да, ул яраксыз, сыйфатсыз булып чыккан. Ә кибеттә аны алыштырудан яки акчасын кире кайтарудан баш тартканнар һ.б. Без мондый очракларда күршеләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Алар шунда ук әлеге кешенең хокукларын яклауга алына, мәсьәләне ачыклый, тиз арада җавабын да әзерли.
Күршеләрегез кемнәр, дисезме? Башта аз гына тарихка тукталыйк әле.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы 1992 елның 7 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон кабул итте. Димәк, быел әлеге истәлекле вакыйгага 30 ел тула.
– Кулланучылар хокукларын яклау буенча комитет Арча районында 1996 елда төзелде, – ди Татарстан Республикасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре, әлеге комитетның озак еллар җитәкчесе булган Мөзәкир Әфләтун улы Гаптрахманов. – Аңа үз эшләренә җаваплы караучы белгечләр тупланды. Сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр, җәмәгать туклану оешмалары хезмәткәрләре, базарда сатучылар белән ай саен укулар, семинарлар, очрашулар оештырдык.
30 ел элек Россиядәге “ирекле базар” тәҗрибәсе көйләнә торган базар һәм дәүләтнең икътисадый процессларга катнашуы кирәк дигән нәтиҗәгә китерә. 2005 елның 5 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеген тормышка ашыру буенча бүлек төзү турында карар кабул итә. Аңа Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары керә.
– Әлеге бүлеккә кулланучылар базарындагы тәртип бозуларны кисәтү йөкләнә, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территория органы җитәкчесе Булат Кадыйров. – Без “Роспотребнадзор”ның территория идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре һәм башка контрольлек итүче органнар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Безгә килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге кулланучыларга сыйфатсыз товар сатуга бәйле.
Ун ел элек “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасы кабул ителде. Әлеге программа республикада кулланучылар хокукларын яклауны яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеген бирде. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә беренче өчлектә.
Ильяс Фәттахов