Сенажда шикәр күп була

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
Сенажда шикәр күп була
Сыйфатлы печән әзерләү өчен көннәр бик әйбәт тора. “Курса МТСы”нда бозауларга — 30, “Татарстан” ширкәтендә 23 тонна витаминлы печән туплап куйдылар. Әмма бу мөһим эш белән биш кенә хуҗалык шөгыльләнә. Май үләнен ашатсаң бернинди дару да кирәкми дип семинарларда ел саен сөйләп торалар, югыйсә.
18 июньгә хуҗалыкларда 24 мең гектардагы күпьеллык үләннәрнең 10659 гектары урылды. “Ак Барс–агро”да 3200 гектарның 1645 гектарын урдылар. Бу хуҗалыкта 1220 тонна печән әзерләнде, 400 тонна сенаж салынды.
“Ватан” ширкәтендә — 1400, “Курса МТСы”нда 1028 тонна печән әзерләделәр. “Северный”, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә дә эш әйбәт оештырылган.
“Игенче” ширкәтендә күпьеллык үләннәр 2 мең гектар мәйдан били. Үләннәр бик әйбәт үскән, чыгышы яхшы. Өч агрегат печәнне рулоннарга төрә, аларны ташып урнаштырып торалар.
Хуҗалыкта кукурузны, чөгендерне су сибеп үстерәләр. “Әле дә сыерларга көн саен 10 килограмм чөгендер ашатабыз”, — ди җитәкче Илнар Гайнетдинов.
Биш хуҗалык сенаж сала. “Северный” ширкәтендә 300 тонна төрелгән сенаж әзерләнде.
Технологик таләпләрне үтәгәндә сенаж азык буларак силостан өстенрәк тора һәм яңа урылган үләнгә якынлаша, ди белгечләр. Сенажның кыйммәтле үзенчәлеге анда шикәр күп булуда. Бу, силостан аермалы буларак, яшел массаның физиологик корылык исәбенә консервлануы белән аңлатыла. Микроорганизмнар үз яшәешләре өчен күпмедер күләмдә суга мохтаҗ, алар аны үсемлек күзәнәкләреннән ала. Үсемлекләрне киптергәндә күзәнәк-ләрнең дым саклау көче арта һәм 50–55 процент дымлылыкта ул 55 атм.га җитә. Шуңа күрә сенаж массасында алар үрчи алмый һәм кислота ясалу кими. Бу җиңел таркала торган углеводларның, барыннан да элек шикәрнең яхшы саклануына ярдәм итә.
Сенажны әзерләү өчен барлык үләннәрне файдаланырга мөмкин. Әмма аны күпьеллык үләннәр — тукранбаш, люцернаның чүпле мәйданнарыннан, үләннәр катнашмасыннан әзерләү әйбәтрәк, чөнки алардан сыйфатлы печән алуы кыен һәм силослап та булмый.
Бу төр азыкны әзерләгәндә үләннең сыйфаты иң төп рольне уйный. Үләннәрне җыйнау сроклары зур әһәмияткә ия, чөнки вакыт барган саен морфологик һәм химик состав үзгәрә: яфраклар массасы азая, ә сабак массасы арта, шуңа бәйле рәвештә клетчатка күбәя, протеин һәм каротин күләме кими.
Сенажны сөтчел–балавызсыман өлгерештә җыйналган кыяклы һәм кузаклы бөртек фуражы үләннәреннән әзерләү прогрессив ысул булып тора.
Траншея тулгач, өскә 25–30 см калынлыкта яңа чабылган, туралган масса салырга һәм аны яхшылап тыгызларга. Бу тагын да тыгызрак катлам барлыкка китерә, һава кертми. Шуннан соң пленка белән капларга, аның өстенә 40–50 см торф катламы салырга. Туфрак өстенә нинди дә булса йөк, мәсәлән, иске автопокрышкалар яки салам түкләре салырга.
Әлегә район буенча бер шартлы терлеккә 1,64 цент-нер азык берәмлеге әзерләнде. “Ватан”да — 3,96, “Курса МТСын”да — 3,24, “Кырлай”да 3,16 центнер.
Хуҗалыкларда чәчүлекләрне чүп үләннәргә, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү дәвам итә. Коры, эссе һавада корткычлар үзләрен бик иркен хис итә, көрәшмәсәң уңышсыз да калырга мөмкин. Әмма монда бик сак эш итәргә кирәк. Узган ел да районда бал кортларына зыян килү очраклары булды. Кызганычка каршы, быел да күңелсез хәбәрләр бар. “Агрономнар басуларны эшкәртүгә керешкәнче бу турыда умартачыларны кисәтеп куярга тиешләр, — ди районның баш умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев. — Күпчелек очракта нәкъ менә шул җитми. Җаваплылык турында онытырга ярамый”.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International