Арча укучылар Сараенда «Шахмат буыннарны берләштерә» дигән исем астында беренче тапкыр шахмат турниры булды. Анда балалар һәм ветераннар очрашты. Иң кечкенә шахматчыга 8 яшь, иң өлкәненә 85 яшь. Ярышларда 9 укучы һәм 10 ветеран катнашты, алар арасында Сагдеев И. А., Хәлилов М. М., Фатыйхов К. Ш., Фаттахов Г. Г., Лотфуллин.М.Л., Яруллин Р. Н., Ногманов М. А., Шамеев Я. З., Бакиров Б. К., Әминова Р. Ф. Турнир нәтиҗәләре буенча ветераннар арасында 1 урынны Хәлилов М.М., 2 урынны – Лотфуллин М. Л., 3 урынны – Фәттахов Г. Г. алды, балалар арасында 1 урынны - Гатин Алмаз, 2 урынны Заһидуллин Инсаф, 3 урынны Галиев Илназ алды. Турнир тәмамланганнан соң очрашу чәй өстәле артында дәвам итте, анда шахмат ветераннары турнир турындагы тәэсирләре һәм районда шахматны үстерү буенча тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте Укучылар сарае директоры Руслан Наил улы һәм шахмат уенын балалр һәм яшьләр арасыда популярлаштыруга керткән хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.