Ватанны сөю – иманнан

2022 елның 22 апреле, җомга

12 апрельдә Арчаның Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә ифтарга төрле елларда Ватаныбыз сагында торган хәрби хезмәт ветераннары чакырылды.

Кунаклар арасында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров та бар иде.

Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин  илебезнең иминлеген тәэмин итүче якташларыбыз исәнлеге өчен дога кылды, аларның хәрби хезмәттән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

– Ватанны сөю – иманнан. Һәр мөселман үзенең Туган илен һәм халкын яратырга һәм аны сакларга тиеш, – диде Әмир хәзрәт.

 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International