Үзебез дә җитештерә алабыз

2022 елның 22 апреле, җомга

13 апрельдә Арчада  импортны алыштыру шартларында сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ун районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Семинар башланганчы район Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Анда төрле фирмалар үзебезнең илдә җитештерелә торган минераль ашламалар, азыклар, авыл хуҗалыгы җиһазларын күрсәттеләр.

Семинар-киңәшмәне министр Марат Җәббаров ачты. “Эпизоотик хәлнең уңайсыз булуы сәбәпле, әлеге чараны текрлекчелек объектларына бармыйча уздырырга булдык, – диде ул. – Чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлап, тәкъдим ителә торган технологияләрне мөмкин кадәр күбрәк кертергә кирәк”.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов район белән таныштырды, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында  сөйләде.

 2021 елда районда 4 млрд 746 млн сумлык продукция җитештерелде. Алдагы елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай үсешен 10 процентка җиткерү максат итеп куелды.

Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан хуҗалыкларга 3 млрд 222 млн сум акча керде, ел дәвамында район агросәнәгать комплексының техник базасын ныгыту, яңарту максатында 1 млрд 600 мең сум күләмендә  инвестицияләр кертелде.

Район авыл хуҗалыгы тармагында 1623 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 28 мең сумнан артыграк, хезмәт хакы 2020 елдагыдан 23 процентка артты.

Язгы кыр эшләрендә 700 трактор катнашачак, шуларның 85е – зур егәрлекле, 31е – чит илләрдә эшләнгән. Кыр эшләрендә катнашачак барлык техника тулысынча әзер.

2021 елда 600 млн сумнан артык бәягә яңа техника алынды. Барысы 16 трактор, 8 ашлык суктыру комбайны, 5 азык әзерләү комбайны һәм 30дан артык башка төр техника кайтты. 2022 елда 5 зур егәрле трактор, 2 чәчү комплексы һәм башка тагылма агрегатлар алынды.

Бер гектарга уртача 42,1 килограмм ашлама тупланды, аны 70 килограммга җиткерү бурычы тора.

Арча районы республикада иң күп терлеге булган район, 1 гыйнварга хуҗалыкларда 31 мең 691 баш мөгезле эре терлек бар иде. Шуларның 9255е –сыерлар.

Узган ел 61 мең тоннадан артык сөт җитештерелде, бер сыердан 6498 килограмм сөт савылды. Хәзерге вакытта көн саен 178 тоннадан артык сөт савыла, бер сыерга 19,3 килограмм туры килә.

Районда 11 мең 719 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Алар 14571 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуның 6 меңнән артыгы – сыерлар.

Бүген җитештерү күләмен арттыру гына түгел, ә аның икътисадый яктан файдалы булуына ирешү дә мөһим. Азык үзәкләре булдыру, цифрлы технологияләр кертүнең нәтиҗәлелеге зур икәнлеге “Кырлай”, “Ватан”, “Яңарыш”, “Заря”, “Северный” хуҗалыклары мисалында ачык күренә. Җиде хуҗалыкта көтү белән идарә итү, биш хуҗалыкта терлекләрне ашату программалары кертелде.

Районда зур инвестиция проектлары тормышка ашырыла. “Яңарыш” хуҗалыгында 1200 башка исәпләнгән  сөт җитештерү комплексының ике бинасы һәм саву залы тулы көченә эшли, өченче корпус төзелеп бетеп килә.

“Кырлай” агрофирмасында өч бинадан торган 1800 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә, 600 башка исәпләнгән корпусы, саву залы төзелеп бетте. “Северный” хуҗалыгында 6 мең башка исәпләнгән сөтчелек комплексына нигез салынды, озакламый төзү эшләре башланачак.

Шулай ук “Казанка” хуҗалыгында 500 башлык сөтчелек комплексының җир эшләре башкарылды.

Узган ел “Кырлай” агрофирмасында республикада беренчеләрдән булып терлекләрне чиплаштыру башланган иде. Районда терлекләрнең 70 проценты чиплаштырылды.

Министр урынбасары Ленар Гарипов терлекчелектә беренче квартал йомгаклары турында чыгыш ясады, бурычлар куйды. Ул терлекләрне иденти-фикацияләү, бозауларны, терлекләрнең баш санын саклау мәсьәләләренә тукталды. Терлекләрне тулы кыйммәтле рацион белән тәэмин итү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International