«Җиңү йөзе» проекты Арча районында яшәүчеләр арасында зур бәя алды. Шуңа бәйле рәвештә, 2022 елның 30 апреленә кадәр бабаларыгызның һәм якыннарыгызның, өстәмә рәвештә, фотоларын җыю турында карар кабул ителде. Проектта катнашу өчен, Ватан өчен көрәшкән туганнарының, тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләрен arsk_pobeda@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк (файллар jpeg форматында, файлнын исемендэ Геройнын исеме (ФИО) һәм гомер еллары язылырга тиеш). Сезнең актив катнашуыгыз ярдәмендә, Банк урамында урнаштырылган стенд узенең дәвамын алачак.
P.S. үтенеч, әгәр фотосурэтлэр стендта бар икән, аларны кабат җибәрергә кирәк түгел.