Җәмәгать суды тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кешенең эшен карады.
5 апрельдә булган җәмәгать суды аны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе 20 мартта кичке 8 туларга 25 минутта Арча–Теләче юлының беренче километрында “ВАЗ-21124” машинасын туктата. 1983 елгы Рәмис Бәдриев алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән була.
Моның дөреслеген “Юпитер” махсус приборы нәтиҗәсендә ачыклыйлар. Йөртүчесенә карата административ материал төзелә һәм эш судка китә. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Һәм ул ел ярымга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.
– Узган дүшәмбедә дә иртән “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар күзәтелмәде, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Бу ялларда да “Тоннель” булачак һәм анда да эчкән килеш юлга чыгучылар барланачак.