Истәлекләр яңарды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, газетаны бик яратып укыйм. Гомумән, районыбыз тормышы турындагы хәбәрләр белән даими танышып барам. Быелгы 28 февраль санында журналист Румия Надршина “Шигырьләре йөрәгеннән өзелгән” дигән язмасында шагыйрь, төзүче Вәзыйх Рәхимов турында язып чыкты. Әлеге язманы укыгач, минем бер шагыйрь турындагы истәлекләрем яңарды. Аның да исем-фамилиясе Вәзыйх Рәхимов иде.

1955 елда урта мәктәпне (Яңа Кенәр) тәмамлагач, шул ук елны көзен Яңа Сәрдә авылы уку өе мөдире булып эшли башладым, 1957 елга кадәр. Шунда Вәзыйх Рәхимов белән таныштым. Ул Яңа Сәрдә авылына кергәч, сул якта кечкенә генә буш йортта яши иде. Урманчы булып эшләде. Ул шигырьләр язуы һәм мари язучылары белән очрашуы турында сөйли иде. Мари шагыйре Валентин Колумб белән аралашуын да сөйләде. Валентин Колумб та аның кордашы иде.

Хәзерге вакытта Йошкар-Ола шәһәрендә Валентин Колумб исемендәге яшьләр китапханәсе эшли. Вәзыйх Рәхимовның шигырьләре, язмалары район газетасында басыла иде. Исемдә, ул елларда безнең колхозда Сөрде авылыннан Хәбиб абый Заһидуллин рәислек итте. Вәзыйх колхоз турында тәнкыйтьләп язган язмасы чыккач, колхоз рәисенең, бу мәкаләне укыгач, бик ачуы килгән. Мин аны (Вәзыйхны) бездән куып җибәрәм, дип йөрде. Вәзыйх Рәхимов бик намуслы, тугрылыклы, дөреслек турында язды. Кимчелекләргә түзмәде.

Румия Надршинаның Вәзыйх Рәхимов турындагы язмасын укыгач, шушылар искә төште.

Федор Антипов.

Шурабаш авылы

Редакциядән:

Вәзыйх Рәхимов 1935 елны Әтнә районы Кышлау авылында туган. Булачак хатыны Саҗидә белән армия хезмәте үткәндә Казахстанда танышалар. “Миңа ул вакытта 19 яшь иде, ә Вәзыйхка 21 яшь”, – дип сөйли Саҗидә апа. Димәк, алар 1956 елны танышкан булып чыга. Ә Федор абый шагыйрь белән танышкан чор (1955–1957 еллар)  Вәзыйх абыйның армия елларына туры килә. Федор абый язган Вәзыйх Рәхимов кем ул? Бәлки бу турыда тагын язучылар табылыр. Вәзыйх абый гаиләсе Арчага 1967 елда гына кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International