Соңгы елларда балалар бакчаларында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүгә һәм милли бәйрәмнәрне үткәрүгә игътибар арта бара.
Ана телендә тәрбияләнгән бала үз милләтенә генә түгел, башка милләт халыкларына да, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була. Арчаның 1нче балалар бакчасында (җитәкчесе Алсу Шакирова) рус һәм татар балалары, бер үзбәк баласы тәрбияләнә. Без Идел буенда яшәгән башка халыкларның да (удмуртлар, марилар, чувашлар, мордвалар, башкортлар) көнкүрешен өйрәнүне максат итеп куйдык. Бакчабызда “Идел буе халыклары – бердәм гаилә” дип аталган проект эшли башлады. Әлеге проект кысаларында тәрбиячеләр балаларны Идел буе халыкларының көнкүреше, традицияләре, милли үзенчәлекләре белән таныштыра башладылар. Балаларны төрле милләт вәкилләре белән таныштырып, аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирештеләр. Төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәттеләр.
Проект кысаларында тагын бер мөһим вакыйга булды. Бакчабыз Чувашстан Республикасының Канаш шәһәрендәге 1нче балалар бакчасы белән телекүпер аша элемтәгә чыкты. Бу очрашу аеруча дулкынландыргыч булды. Ике бакча балалары да милли киемнәрдән киенеп, бер-берсен сәламләделәр, милли җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар, үз милләтләренә хас үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Ике арада булган хезмәттәшлек үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Балалар зур кызыксыну белән киләсе очрашуны көтәләр.
Әлеге проектны тормышка ашыруда ата-аналарның хезмәте аеруча мөһим. Аларның бакчабыз белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бик күп милли киемнәр булдырылды. Балаларыбыз һәр милләт киемен зур горурлык белән киеп чыгыш ясый. Ата-аналар үз мәшәкатьләрен читкә куеп, балалар бакчасында чыгыш ясады, осталыкларын күрсәтте, осталык дәресләре үткәрде. Шуның нәтиҗәсендә ата-аналар һәм балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлек югары дәрәҗәгә күтәрелде.
Шушындый чараларны күбрәк үткәреп, балалар күңеленә матурлык, тырышлык, дуслык, туганлык төшенчәләрен сеңдерсәк иде, һәм әлбәттә, балаларыбыз милләтләр арасындагы дуслык җепләрен гомергә сакласыннар иде.
Гөлназ Камалиева,
татар теле тәрбиячесе