Алтын куллы Данил

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

2022 ел – Рәсәй халыкларының Мәдәни мирасы елы.

Шушы уңайдан мин, китапханәче буларак, авылыбыздагы бер һөнәрче турында бик тә язасым килеп йөри иде.

Уем белән авылыбыз Иске Кишетнең бер башыннан икенче башына йөреп чыгам, һөнәрчеләрне барлыйм. Тимер эшенең чын остасы Данил Гобәйдуллин бар бит! Шушы көннәрдә генә Данил каяндыр иске генә бер “пыты-пыты” алып кайткан иде, шуны төзекләндереп яткан көннәре. Эшкә барганда мин аларның капка төпләреннән үтеп йөрим.

Данилгә аның турында бер мәкалә язасы килүемне әйтәм. Мин бит һөнәрче түгел, ди. Нишләп инде син һөнәрче булмаска, дим, менә тракторның “эскелитен” генә алып кайткан идең, шуннан курчак ясап куйгансың! Ие шул, ди үзе дә елмаеп. Данил ул, гомумән, гел елмаеп сөйләшә. Оптимист кеше. Әле кичә генә бу тракторның кабинасы да юк иде, ул арада кабинасын да куйган, кып-кызыл матур төскә ялт иттереп буяган да. Арттагы кечкенә генә тәрәзәчеге юк икән, шуны куярга пыяла кисеп ята. Каршы килмәсәң, фотога да төшереп алыйм әле, дим. Кая, шушы киемнәрдәнме, ди ул елмаеп. Ник, эш кешесенең киеме шундый була инде, дим. Данилнең әтисе Индус абый, сүзем дога булсын, бик күп һөнәр иясе иде. Ташчы, эретеп ябыштыручы, тәрәзә рамнары ясау остасы һ.б. Индус абый чыгарган зур ипи миче безнең өйдә әле дә бар. Мин анда елга ике тапкыр гает көннәрендә коймак пешерәм әле, әлһәмдүлилләһ. Гобәйдуллиннар авылның атаклы механизаторлары иде. Индус абыйның бертуганнары: Мәхмүт, Мәсхүт абыйлар комбайнчылар, бик тырыш кешеләр иде. Индус абый үзе трактор ясаган кеше.

Данил кечкенәдән, әтисенә булышып, эштә кайнап үскәнгәдер инде, аны да “алтын куллы”, гомумән, искиткеч тырыш, үҗәт кеше дияр идем. Тырыша-тырмаша үз дигәнен барыбер эшли, ярдәм сорап килгән кешене дә кире какмый. Ул бик оста эретеп ябыштыручы да, таба алмаган запас частьләрне үзе дә ясап куя. Хатыны Лилия белән бик тату гомер итәләр. Ике бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары гаиләле. Бүгенге көндә дүрт оныклары үсеп килә. Данил ул безнең авылның “Кулибин”ы. Тракторына кирәкле тагылма коралларны да ул үзе ясый. Тын авылда даң-доң тимер тавышы ишетелсә, димәк, Данил ниндидер бер яңа әйбер ясый. Һөнәрленең кулы алтын дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул борынгылар. Данил вакытлы матбугат белән дә кызыксына, “Арча хәбәрләре”н дә бик яратып укый. Эшләгәндә янәшәсендәге радиодан татар моңнары агыла.

Гөлфия Габитова,

Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International