Беркөнне редакциягә Арчада яшәүче Гөлнур Сәйфуллина килде. “9 май – Бөек Җиңү көне җитә, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән әтине искә аласы килә”, – диде. Сүз Носы авылыннан сугыш ветераны Әсгать Зиннәтулла улы Зиннәтуллин турында бара иде.
Бергәләп фотоларын карыйбыз. Гөлнурның йөзендә әтисенең чалымнары бар. Куркусызлыгы, тәвәккәллеге, бәлки усаллыгы белән дә Гөлнур әтисенә охшагандыр. Охшамаса, бензовозга утырмас иде. Гөлнур 8 еллап “Северный” хуҗалыгында бензовозда эшләгән.
– Әти безнең чын сугышны күргән кеше, – дип сөйли Гөлнур ханым. – Укчылар ротасы командиры булып хезмәт итә. Рота сугышчыларын шәхси үрнәге белән рухландырып тора. Ул югары дәрәҗәдәге командирларга гына бирелә торган Александр Невский ордены белән бүләкләнгән.
Полк командиры, капитан Әсгать Зиннәтуллинны хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә тәкъдим иткәндә, югары командование адресына болай дип язган: “...Иптәш Ә.З. Зиннәтуллин 18 апрельдән 22 апрельгә кадәр чор эчендә Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. Сугышчыларга баткак сазлык аша үтәргә зур ярдәм итте. Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Сугышның иң авыр урыннарында булып, яудашларын һәм матчастьны көймәләргә төяп, елга аша кичүне өзлексез дәвам итте. Сугышчылары белән дошман өстенә арысландай ташланды. Сазлыкны кичкәч тә, гитлерчыларның гаять көчле каршылык күрсәтүләренә карамастан, каршыдагы торак пунктның урамнарына бәреп кереп, тиз арада әлеге торак пунктны кулга төшерделәр. Иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 фашистны юк итте, станоклы 4 пулеметны һәм танкка каршы ата торган 1 пушканы сафтан чыгарды... Коммунист капитан Ә.З.Зиннәтуллин хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырлык...”. 1944 елның июлендә 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган Әсгать Зиннәтуллин взводы сугышчылары Ректа һәм Литобичи торак пунктлары янында безнең гаскәрләрнең Друть елгасы аша исән-имин кичүләрен тәэмин итә. Дошман оборонасын өзеп, аларның күпләгән ут нокталарын һәм җанлы көчләрен юк итәләр, байтак солдатларын һәм офицерларын әсирлеккә алалар.
Күпме батырлыклар эшләп, Әсгать Зиннәтуллинга сугыштан исән-сау кайтырга насыйп була. “68 яшендә, 1989 елда әти вафат булды, – дип сөйли Гөлнур ханым. – Әни Фәрбизә 81 яшендә китеп барды... Сүзебез дога булып барып ирешсен... Әни болай дип сөйләр иде: “Сугыш беткәч, Әсгатем кайтып төште. Күкрәге тулы орден. Бик әйбәт яшәдек. Батыр кеше иде. Балаларыбыз да акыллы, тыйнак булдылар, Аллага шөкер”. Әти һаман баш авырта дияр иде. Сугыш галәмәтләре булгандыр инде. Әтинең усаллыгы бар иде. Андый булмаса, сугышта геройлыклар эшли алмас иде. Сугыштан соң әти мәктәптә укытты. Үрнәк училищесында да укыткан. Тракторда, комбайнда эшләде. Тырышып эшләгән әтинең исеме телдән төшмәде. Хуҗалыкның партоешма секретаре булып торды. Әни укытучы иде, балалар бакчасында да эшләде, авыл Советы рәисе булып та торды. Без дүрт бала үстек: Алнур, Ильянур, Марат һәм мин Гөлнур...”.
Гөлнурның күңеле тулды... Әйе, әти, әни, туган нигез турында сөйләшә башласаң, күңел дөньясы кузгала, күзгә яшь бәреп чыга.
Ә тормыш дәвам итә. Дөньяларыбыз имин булып, батырлыкларны тыныч тормышта эшләргә язсын.
Румия Надршина